Барлык яңалыклар
Яңалыклар
21 сентябрь 2023, 11:23

Бер авыл тулысынча карантинга ябылган

Бу хакта документ Башкортстанның рәсми хокукый мәгълүмат интернет-порталында бастырылган.

Бер авыл тулысынча карантинга ябылган
Бер авыл тулысынча карантинга ябылган

Башкортстан Башлыгы Указы белән 19 сентябрьдән Миякә районы Өршәк авылы территориясендә хайваннарның котыру авыруы буенча карантин билгеләнде.

Документ Башкортстанның рәсми хокукый мәгълүмат интернет-порталында бастырылган.

Авылдагы шәхси ярдәмче хуҗалыкларның берсе территориясе эпизоотик учак дип, ә торак пункт - имин түгел игълан ителде. Авылда аерым алганда, ярминкәләр, күргәзмәләр (сәүдә) һәм башка чаралар уздыру тыела. Биредә хайваннарны йөртү һәм туплау тыела. Этләр, мәчеләр, дуңгызлар, вак һәм эре мөгезле терлекләр, атлар һәм башка хайваннар вакцинацияләнә.

Малларның котыру чире кешеләр өчен бик хәвефле. Күп очракта ул кеше организмына эт-мәче яисә төлке, бүре ише кыргый җәнлекләр тешләгәндә аларның селәгәе белән эләгә. Тешләнгән кешене, әгәр үзе бара алмаса, тиз арада дәваханәгә алып барырга кирәк. Аңа котыру чиренә каршы махсус вакцина кадала.

Ул никадәр тизрәк эшләнә, шулкадәр яхшы. Вакцина ясалмаганда кешене коткарып калып булмый.

Автор:
Читайте нас: