Барлык яңалыклар
Яңалыклар
20 сентябрь 2023, 20:47

Шатлыклы очрашу

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров авыл биләмәләре башлыклары семинары кысаларында оештырылган күргәзмә вакытында күп балалы Альбина Хәйдәршина белән аралашты.

Шатлыклы очрашу
Шатлыклы очрашу

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров авыл биләмәләре башлыклары семинары кысаларында оештырылган күргәзмә вакытында күп балалы Альбина Хәйдәршина белән аралашты.

Тормыш иптәше Винер белән 29 ел бергә яшиләр, 13 бала һәм ике онык тәрбиялиләр алар.

Исегезгә төшерәбез, Халыкара хатын-кызлар көнендә Русия Президенты Владимир Путин Альбина Хәйдәршинага “Герой-ана” орденын тапшырган иде. Альбина Рәиф кызы бу исемгә Башкортстанда беренче һәм Русиядә ия булган унынчы кеше.

Бала яраткан, аларны тәрбияләүгә бар булмышын багышлаган гаиләгә бәхет, сәламәтлек,бала игелеге һәм шатлыгы телисе килә. Горурланабыз. Унөч баласы да киләчәктә әти-әнисенең горурлыгы булсын!

Авторлар:Фиргат Набиуллин
Читайте нас: