Барлык яңалыклар
Яңалыклар
20 сентябрь 2023, 12:07

Радий Хәбиров эш сәфәре белән Иске Балтачта

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров эш сәфәре барышында Башкорт төньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы колледжында булды.

Радий Хәбиров эш сәфәре белән Балтачта
Радий Хәбиров эш сәфәре белән Балтачта

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров эш сәфәре барышында Башкорт төньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы колледжында да булды.

Исегезгә төшерәбез, 2015нче елда бу уку йорты колледж статусын ала. Бүгенге көндә колледжның Тәтешле районы Бүл-Кайпан авылында һәм Борай районы Борай авылында ике филиалы бар.

Директор вазифаларын башкаручы Ильяс Вәлиев аңлатуынча, хәзерге вакытта колледжда 328 студент укый. Алар тракторчы-машинист, аш-су остасы, авыл хуҗалыгы производствосы мастеры, эретеп ябыштыручы, машина-трактор паркын ремонтлау һәм техник хезмәт күрсәтү буенча мастер һөнәрләре буенча белем ала. Ильяс Вәлиев сүзләренчә, уку йортын капиталь ремонтлау өчен якынча 120 миллион сум акча кирәк.

Радий Хәбиров 2024нче елның язында колледжны, мөһим булган акчаларны бүлеп биреп, ремонтлау эшләрен башлап җибәрергә йөкләде.

- Мондый колледжларда булачак икмәкчеләр, механизаторлар һәм тракторчылар гына түгел, ә булачак Ватанны саклаучылар да белем ала. Безнең армиядә аларның һөнәрләре бик кирәкле. Колледжны ремонтлауга кирәкле акчаны без колледжларны модернизацияләү буенча республика программасы кысаларында бүлеп бирәчәкбез, - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров.

Биредә барлыгы 19 меңгә якын квалификацияле белгеч әзерләнгән. Бүген Балтач районындагы механизаторларның, водительләрнең, аш-су осталарының, эретеп ябыштыручыларның күпчелеге - колледжны тәмамлаучылар. Аларның күбесе производство алдынгылары, район хуҗалыкларының төрле бүлекчәләре җитәкчеләре булып тора.

Радий Хәбиров эш сәфәре белән Балтачта
Радий Хәбиров эш сәфәре белән Балтачта
Радий Хәбиров эш сәфәре белән Балтачта
Автор:
Читайте нас: