Барлык яңалыклар
Яңалыклар
20 сентябрь 2023, 13:59

Радий Хәбиров – Батырша музеенда

Радий Хәбировның маршрутында киләсе пункт – XVIII гасыр мәгърифәтчесе Габдулла Галиев – Батырша музее.

Радий Хәбиров – Батырша музеенда
Радий Хәбиров – Батырша музеенда

Музей директоры Рәфис Шәйхәйдаров  кунакларга Габдулла Галиевның шәҗәрәсе турында сөйләде, архив документларын, мәгърифәтченең кулъязмаларын күрсәтте. Музей уникаль экспонатларга һәм материалларга, Батыршаның 100дән артык кулъязма китапларына бай.   

Кулъязма китаплар төрлечә  бизәлештә. Алар арасында ачык һәм нәзакәтле каллиграфик почерк белән язылган һәм пөхтә  итеп төпләнгән  тире тышлылары да бар. Шулай ук төпләп һәм тышлап  язылган  шәхси куллану өчен   кулъязма китаплары да очрый. Фәраизнең борынгы төрек, гарәп һәм фарсы телләрендә язылган китаплары сирәк  очрый торган иң кыйммәтле экспонат  булып тора.

Музей экспозицияләрендә Батырша императрица Елизавета Петровнага 1756 елның 4-24 ноябрендә Мәскәүдә Батыршаның Шлиссельбург ныгытмасына бару юлы белән язылган атаклы хатының күчермәсе бар. Батыршаның төрки телендә язылган хаты безгә кадәр бер нөсхәдә килеп җиткән. Ул ак кәгазьгә күчереп язылган һәм җиде кара кәгазьдә— наброскада, шулай ук рус теленә тәрҗемә ителгән. 

Республика Башлыгы музей экспозицияләрен карап чыкканнан соң үзенең җылы теләкләрен хөрмәтле кунаклар китабына язып калдырды.

Радий Хәбиров – Батырша музеенда
Радий Хәбиров – Батырша музеенда
Радий Хәбиров – Батырша музеенда
Радий Хәбиров – Батырша музеенда
Радий Хәбиров – Батырша музеенда
Радий Хәбиров – Батырша музеенда
Радий Хәбиров – Батырша музеенда
Радий Хәбиров – Батырша музеенда
Авторлар:Фиргат Набиуллин
Читайте нас: