Барлык яңалыклар
Яңалыклар
20 сентябрь 2023, 20:19

Иске Балтачта зона киңәшмәсе узды

Бүген, 20 сентябрьдә, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Аскын, Балтач, Борай, Калтасы, Краснокама, Тәтешле һәм Яңавыл районнарының авыл биләмәләре башлыклары белән чираттагы зона киңәшмәсен үткәрде.

Иске Балтачта зона киңәшмәсе узды
Иске Балтачта зона киңәшмәсе узды

Бүген, 20 сентябрьдә, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Аскын, Балтач, Борай, Калтасы, Краснокама, Тәтешле һәм Яңавыл районнарының авыл биләмәләре башлыклары белән чираттагы зона киңәшмәсен үткәрде.

Көн тәртибендә - территорияләрнең социаль-икътисади үсешенең актуаль мәсьәләләре. Фикер алышуда министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, район һәм шәһәр Хакимиятләре башлыклары катнашты.

Киңәшмәдә чыгыш ясаганда төбәк җитәкчесе 10нчы сентябрьдә узган сайлаулар нәтиҗәләрен, шулай ук якын киләчәккә җирле үзидарә органнарының актуаль бурычларын билгеләде.

Төбәк җитәкчесекатнашучыларга республиканың идарә итү командасының төп бурычлары турында искәртте. Бу махсус хәрби операциягә ярдәм итү, икътисад һәм социаль өлкәнең тотрыклы үсешен тәэмин итү. Шулай ук 2024нче елда, Уфа үзенең 450 еллыгын билгеләп үткәндә, төзелеп бетәчәк иң зур социаль объектлар турында сөйләде.

Төбәк җитәкчесе милли проектларны гамәлгә ашыруга аерым игътибар бирде.

- Без эшнең өстенлекләрен аңлыйбыз, барлык федераль программаларда актив катнашабыз һәм бу эшне дәвам итәчәкбез, – диде Радий Хәбиров.

Ары таба семинарда катнашучылар тематик эшче төркемнәр форматында министрлыклар һәм ведомстволар экспертлары катнашында авыл территорияләрен үстерүнең актуаль темалары буенча фикер алыштылар. Алар арасында торак пунктларны төзекләндерү, транспорт һәм юл хуҗалыгы, торак-коммуналь өлкә, социаль инфраструктура, экология һәм табигатьтән файдалану мәсьәләләре, халык белән нәтиҗәле хезмәттәшлек.

Иске Балтачта зона киңәшмәсе узды
Иске Балтачта зона киңәшмәсе узды
Иске Балтачта зона киңәшмәсе узды
Иске Балтачта зона киңәшмәсе узды
Иске Балтачта зона киңәшмәсе узды
Иске Балтачта зона киңәшмәсе узды
Иске Балтачта зона киңәшмәсе узды
Иске Балтачта зона киңәшмәсе узды
Авторлар:Фиргат Набиуллин
Читайте нас: