Барлык яңалыклар
Яңалыклар
4 Май 2023, 19:56

“Аек авыл-2022” конкурсы җиңүчеләре кемнәр?

Бүген “Торатау” конгресс-холында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Аек авыл-2022” республика конкурсы җиңүчеләрен бүләкләде.

“Аек авыл-2022” конкурсы җиңүчеләре кемнәр?
“Аек авыл-2022” конкурсы җиңүчеләре кемнәр?

Бүген “Торатау” конгресс-холында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Аек авыл-2022” республика конкурсы җиңүчеләрен бүләкләде. Бу хакта “Атайсал” төркеме хәбәр итә.

“Аек авыл-2022” республика конкурсының 12 җиңүчесе 2нче майда узган оештыру комитетының йомгаклау утырышында расланды. Положение буенча, аларны халык саны буенча номинацияләр буенча билгелиләр.

Шулай итеп, республика конкурсында җиңүчеләр итеп түбәндәгеләр билгеләнде.

"Эре торак пунктлар" номинациясендә:

I урын - Дүртөйле районы, Мәскәү авылы;

II урын - Тәтешле районы, Иске Күрдем авылы;

III урын - Зилаер районы, Юлдыбай авылы.

Зур торак пунктлар номинациясендә:

I урын - Күгәрчен районы, Бикбулат авылы;

II урын - Хәйбулла районы, Әбүбәкер авылы;

III урын - Мәләвез районы, Смак авылы.

Уртача торак пунктлар номинациясендә:

I урын - Ярмәкәй районы, Бикәт авылы;

II урын - Белорет районы, Олы Елга авылы;

III урын - Бөрҗән районы, Исламбай авылы.

Кече торак пунктларноминациясендә:

I урын - Куергазы районы, Кинья-Абыз авылы;

II урын - Гафури районы, Олы Үтәш авылы;

III урын - Кырмыскалы районы, Күлләр авылы.

Республика конкурсының гомуми приз фонды - 40 миллион сум. Иң зур бүләк - 6 миллион сум  - “Эре торак пунктлар” номинациясендә җиңүчегә биреләчәк. Калган номинацияләрдә җиңүчеләр 5, 4 һәм 3 миллион сум алачак.

Айрат Нурмөхәмәтов фотолары.

“Аек авыл-2022” конкурсы җиңүчеләре кемнәр?
“Аек авыл-2022” конкурсы җиңүчеләре кемнәр?
“Аек авыл-2022” конкурсы җиңүчеләре кемнәр?
Автор:
Читайте нас: