Барлык яңалыклар
Яңалыклар
6 июль 2022, 22:15

Җинаятьчеләргә хөкем карары чыгарылды

Бөре шәһәрендә15 яшьлек кызның гомерен кыйган җинаятьчеләргә хөкем карары чыгарылды. 

Бөре шәһәрендә15 яшьлек кызның гомерен кыйган җинаятьчеләргә хөкем карары чыгарылды. 

Исегезгә төшерәбез, 27нче августта 15 яшьлек кыз Питяков авылында яшәгән дусының туган көненә барган. Кызларга 21 һәм 24 яшьлек егетләр дә кушылган. Ары таба кич утыру егетләрнең өендә дәвам иткән. Табыннан соң егетләр кызны мәсхәрәләгәннәр, ары таба буып үтереп, гәүдәсен чокырга ташлаганнар.

Суд җинаятьчеләрне 22 елга һәм 18 елга каты режимлы холык төзәтү колониясына җибәрергә дигән хөкем карары чыгарган. Шулай ук алардан 5 миллион сум күләмендә әхлакый зыян өчен компенсация алынган. 

 

Чыганак

 
 
Автор:
Читайте нас: