Гуманитар йөк төзелеш материалларыннан тора. Гомум авырлыгы 146 тонна.
–Гуманитар ярдәм исемлеге торган саен киңәя. Азык-төлек һәм беренче кирәк-ярактан тыш, төп басым төзелеш материалларына ясала. Шулай ук профессиональ ярдәм дә таләп ителә. Безнең гуманитар максат –Луганск һәм Донецк халык республикаларында тыныч тормыш шартларын тергезү, –диде “Бердәм Русия” партиясенең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Руслан Насретдинов.