Барлык яңалыклар
Яңалыклар
29 Май 2022, 21:49

ИННны Дәүләт хезмәтләре порталы аша алу мөмкинлеге барлыкка киләчәк

Владимир Путин салым түләүченең идентификация номерын (ИНН) Дәүләт хезмәтләре порталы аша электрон рәвештә алу мөмкинлеген бирә торган законны имзалады.  

Владимир Путин салым түләүченең идентификация номерын (ИНН) Дәүләт хезмәтләре порталы аша электрон рәвештә алу мөмкинлеген бирә торган законны имзалады. Бу хакта РИА Новости сайты хәбәр итә. 

Закон гамәлгә кергәннән соң Русия гражданнары физик затның электрон имзасыннан файдаланып Дәүләт хезмәтләре порталында ИНН алу турында гариза тапшыру мөмкинлегенә ия булачак. Салым органы исә электрон документ рәвешендә исәпкә кую турында таныклык җибәрә алачак.

Документ РФ Салым кодексына төзәтмәләр кертә, аның инициаторы – Русия Хөкүмәте. Яңа закон 2022 елның 1нче декабреннән үз көченә керәчәк.

Автор:
Читайте нас: