Барлык яңалыклар
Яңалыклар
11 ноябрь 2021, 09:00

Балтачта янгынга каршы профилактик эш алып барыла

Салкыннар башлану белән торак секторда янгын чыгу куркынычы арту сәбәпле, Балтач районы авылларында махсус хезмәтләр белгечләре аңлату эшләре алып бара.

 Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү максатыннан район Хакимиятенең Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр эшләре буенча баш белгече Рудаль Валеев һәм янгынга каршы хезмәт инженеры Ришат Хиҗәпов халыкны кышкы сезонда сак эш итүгә әзерләү буенча профилактик эш алып бара. Мондый аңлату эшләре шушы көннәрдә районның Штәнде, Көнтүгеш, Иске Янбай, Түбән Карыш авыл советларында узды.

#Балтачевскийрайон #профилактическиемероприятия

Балтачта янгынга каршы профилактик эш алып барыла
Балтачта янгынга каршы профилактик эш алып барыла
Автор:
Читайте нас: