Арыслан тамагы.
Русчасы – «львиный зев» дип атала. Төрле төсләре, төрле сортлары бар – тәбәнәк булып үсә торганнары, биекләре. Ак, сары, кызыл, алсу, чия төслеләре... Букетларга кисеп куярга да матур. Озак чәчәк ата. Декоративлыгын көзгә кадәр югалтмый. Аны апрель ахырында рассадникка гына да чәчәргә була. Тик бу очракта ул җәй ахырында гына чәчәк ата.
Арыслан тамагының орлыклары вак. Аны туфрак белән күмдермичә генә чәчәләр.
Гадәттә ул 8–12 көннән тишелә башлый. Баштагы мәлләрдә бик акрын үсә. Суны бик сак кына, бөркеп кенә сибәргә кирәк. Ике чын яфрагы чыкканнан соң һәр үсентене аерым стаканнарга күчереп утырталар. Күчереп утырткач, бер атнадан комплекслы минерал ашлама белән ашлыйлар.
Арыслан тамагы үсентеләрен бакчага июнь башында чыгарып утырталар. Ул кыраулардан курка, шуңа күрә баштагы мәлләрдә өстен каплап торсаң, ышанычлырак. Бу аны кояшта пешүдән дә саклар.
Биек булып үсә торган кыңгырау, лилия, флоксларның алдына утыртсаң матур күренә. Шулай ук хоста, петуния, циннияләр белән дә матур.
Үлмәс гөл.
Русчасы – гелихризум. Бу гөлне дә турыдан-туры бакчага гына чәчеп үстерергә була. Тик бу очракта чәчәкне август аенда гына атачак. Мартта чәчелгәннәренең чәчәкләрен июль башында ук күрергә мөмкин. Бакчага утыртканда үсентеләр 90 көнлек булырга тиеш.
Гелихризумны тирән булмаган савытларга чәчәләр. Савыт төбендә дренаж тишекләре булу мәҗбүри, чөнки бу гөл артык дымны яратмый. Орлыклары шактый ук вак, аларны тирән күмдермиләр, 0,5 см җитә. Озак тишелә һәм баштарак бик озак үсә. 2-3 чын яфрагы чыккач, аерым савытларга күчереп утырталар.
Гелихризумны күп очракта кышкы букетлар әзерләр өчен үстерәләр. Ул кипкәч тә үзенең матурлыгын югалтмый, бик озак коелмыйча тора.
Флокс.
Флоксны матурлыгы өчен генә түгел, гаҗәеп хуш исе өчен дә яратып үстерәләр. Берьеллык флокслар төсләр купшылыгы белән аерылып тора.
Аның орлыкларын да тәрәзә төбенә март аенда чәчәләр. Бик тирән булмаган савытка туфрак тутырып тыгызлыйлар, кайнар су сибеп, туфракны җылыталар. Орлыкларны туфрак өстенә тигезләп тезеп чыккач, бармак бите белән басып, туфракка беректерәләр генә, күмдермиләр. Ком булса, 0,5 см тирәнлегендә ком белән күмдерергә була.
Беренче шытымнар 7–14 көннән күренә башлый. Ике чын яфрагы чыкканнан соң аерым савытларга күчереп утырталар. Дүрт яфрак чыгаргач, башын чеметеп өзеп алсаң, үсенте янтармаклар чыгара башлый. Бу тармакларда чәчәк бөреләре тагын да күбрәк була.
Флокс салкынга чыдам, аны бакчага май урталарында да чыгарып утыртырга мөмкин. Тик шулай да беренче атнада өстен каплап торырга кирәк.
Берьеллык георгин.
Георгин шактый тиз үсә, һәм кыраулардан курка. Аны бакчага бары тик июнь башында гына чыгарып утыртырга була.
Аны баштан ук аерым стаканнарда үстерү отышлырак. Орлыгы вак түгел. Стаканнарга дымлы туфрак тутырып тыгызлыйлар. Бер стаканга бер-ике орлык салып, өстеннән 0,5-1 см калынлыгында туфрак түшиләр. Аны да кул белән баскалап тыгызларга кирәк. Орлык үз өстендә басымны тоярга тиеш.
Савыт төбендә дренаж тишеге булу мәҗбүри, чөнки орлыктан үстергән георгинның да тамырларында бүлбеләр ярала, ә алар артык дымнан чери башлый.
Барысы да уңай булса, беренче шытымнар 5-6 көннән күренә. 8 чын яфрагы чыккач, сабак очын чеметеп өзеп алалар. Болай янтармаклар формалаша, чәчәк бөреләре күбрәк була.
Бакчага утыртканда георгиннарның араларын киң калдыралар, ул шактый зур куак булып үсә. Җилдән ышык, кояшлы урынны ярата. Койма, рәшәткә буйларында бик матур күренә.