Барлык яңалыклар
Tөрлесеннән
21 декабрь 2024, 22:00

Яңа ел төнендә ничек дөрес итеп теләкләр теләргә?

Яңа ел төнендә барыбыз да могҗиза һәм яхшылык кына көтәбез. Бу төнне теләкләрне ничек дөрес итеп теләргә соң?    

Яңа ел төнендә ничек дөрес итеп теләкләр теләргә?
Яңа ел төнендә ничек дөрес итеп теләкләр теләргә?

1. Сәгать «унике»не сукканчы бер кәгазьгә теләкләрегезне языгыз да, шуны яндырып, көлен шампан шәрабы салынган бокалга салыгыз. Шулай ук газлы суга да салырга була. Аннары шуны төбенә кадәр эчеп бетерегез.
2. Яңа елга дип әзерләнгән киемегез кесәсенә теләкләрегезне язып салыгыз. Унике тулганда кулны шул язу өстенә куегыз да аларны инде кабул булган итеп күз алдыгызга китерегез.
3. Теләкләрне алдан ясап куйган кар бөртегенә языгыз. Соңыннан аларны урамга чыгып, җилгә очрыгыз. Кар бөртекләре җиргә акрын гына төшәчәк. Шул вакытта теләгегезне инде кабул булган итеп күз алдына китерегез.
4. Яңа елга чәчәкләр бүләк итсәләр, аларга карап, эчтән генә өч теләк әйтергә кирәк. Соңыннан ул чәчәкләрнең өч таҗын шампан шәрабына салыгыз һәм чыршы астына куегыз. Сәгать унике тулганда теләкләрегезне кабат искә төшереп, шәрабны эчегез.

Теләк тәгаен булырга тиеш. Һәм ул бары сезнең өчен генә булырга тиеш. Хыялларыгыз турында бервакытта да кешегә әйтмәгез. 

Башкаларга начар булырлык теләкләр теләмәгез. Бумеранг законы да бар бит әле, онытмагыз. 

Чыганак: "Мәйдан" журналы. 

 

 

Автор:
Читайте нас: