Ай тулган төнне чын күңелдән теләгән теләкләр тормышка аша, ди борынгылар. Йортка байлык җәлеп итү өчен дә бу вакыт иң уңышлы буларак санала.
Ай тулган төнне тәңкәне яисә кәгазь акчаны Ай яктысы төшкән тәрәзә төбенә куярга кирәк. Иртән акчаны янчыкка салабыз һәм киләсе тулган айга кадәр тотынмыйбыз.
Өйдә акча артсын өчен болай эшләргә дә була: мөмкин кадәр күбрәк кәгазь һәм тимер акчаларны кошелекка салып, аны ачык килеш көзге янына куярга. Акча көзгедә чагылып торсын. Элек, гадәттә, көзге алдында һәрвакыт бер-ике тимер акчалар яткан.