Барлык яңалыклар
Tөрлесеннән
20 март , 13:10

Бер авылда мутант дуңгыз баласы туган

Шаяртып кына “безнең мутантыбыз” дип йөртәбез, ди хуҗалары. 

Бер авылда мутант дуңгыз баласы туган
Бер авылда мутант дуңгыз баласы туган

12 февраль көнне Авыргазы районының Бишкаен авылында Осиповлар хуҗалыгында  алгы тәпиләренең аномалиясе белән дуңгыз баласы туган. Бу хакта "Башинформ" агентлыгы хәбәр итә. 

Дуңгыз баласына Дуняша дигән кушамат такканнар. Аның бер тоягы урынына берьюлы ике тояк. Мондый күренеш полидактилия (артык бармаклар саны, күп бармаклылык) дип атала икән. Ул генетик рәвештә күчә. Аномалия еш кына хайванның сәламәтлегенә тәэсир итми.

“Исән калмас дип уйлаган идек. Дуняшаны сөт эчертеп үстердек. Хәзер инде аңа айдан артык. Тояклары икешәр булуына карамастан, ул йөгереп йөри. Шаяртып кына “безнең мутантыбыз” дип йөртәбез”, – ди хуҗасы Евгения Осипова. 

Автор:
Читайте нас: