Барлык яңалыклар
Tөрлесеннән
7 июль 2023, 23:51

Гаилә җылысының кадерен белик

Иске Балтачта  Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган күркәм чара үтте

Гаилә җылысының кадерен белик
Гаилә җылысының кадерен белик

Район мәдәният сарае хезмәткәрләре көче белән тирән эчтәлекле, районның хөрмәткә лаек гаиләләре катнашлыгында, матур бәйрәм оештырылды.  Бирегә килгән гаиләләрнең барысы да яшь буынга үрнәк.  Иске Балтач авылында яшәүче Роза һәм Өлфәт Исламовларга  “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале тапшырылды. Әлеге бәйрәмгә төрле елларда шушы медальгә лаек гаиләләр дә чакырылган иде.

Чара барышында алтмыш, илле ел бергә яшәгән гаиләләр хөрмәтләнде. Сугыш чоры балаларына медальләр тапшырылды. Яңа гына дөньяга килгән сабыйлар зурланды. Бүген законлы никахка кергән яшь гаиләгә дә хөрмәт күрсәтелде.

Гаилә җылысының кадерен белик
Гаилә җылысының кадерен белик
Гаилә җылысының кадерен белик
Гаилә җылысының кадерен белик
Гаилә җылысының кадерен белик
Автор:Рифина Нигамаева
Читайте нас: