Барлык яңалыклар
Tөрлесеннән
17 Май 2023, 11:31

Кыяр өчен нинди ашлама файдалы?

Яшелчәләр үстергәндә ашламаларның төрлесен сайларга кирәк. Бер төрле ашлама бер яшелчә өчен файдалы булса, икенчесенә бөтенләй ярамаска мөмкин.

Кыяр  өчен нинди ашлама файдалы?
Кыяр өчен нинди ашлама файдалы?

Кыярның  мул уңышы өчен тырышабыз

Яшелчәләр үстергәндә ашламаларның төрлесен сайларга кирәк. Бер төрле ашлама бер яшелчә өчен файдалы булса, икенчесенә бөтенләй ярамаска мөмкин.

Кыяр үскән түтәлне һәр ике атна саен ашларга кирәк. Аларга фосфор, азот һәм калий катнашмасы бирә торган мочевина белән тукландыру яхшы. Органик тукландыруга аерым игътибар бирергә кирәк. Суган кабыгы, көл, үлән төнәтмәсе, тирес яисә тавык тизәге, чүпрә төнәтмәләре кыяр өчен бик яхшы булыр.

Йод корткычлардан яхшы саклый. Моның өчен кыярлар түтәленнән ерак түгел йод салынган ачык банкалар куегыз. Бу кыярлар белән сыйланырга яратучы бөҗәкләрне куркытачак.  Кайбер бакчачылар йодны яшелчәләр үсешенә уңай йогынты ясый дип саный. Аны су белән кушалар һәм тамыр аша тукландыралар. Әмма йод кертелгән очракта мул уңыш җыюга өметләнмәгез, шулай ук йод кыярларга ачы тәм бирәчәк. Бу яшелчәләр өчен йод зыянлы.

Автор:Рифина Нигамаева
Читайте нас: