Барлык яңалыклар
Tөрлесеннән
2 Май 2023, 14:34

Авылда яшь укытучыларга матди яктан ярдәм күрсәтеләчәк

Башкортстанда яшь авыл укытучылары өчен 690 мең сум күләмендә грантлар каралган

Башкортстанда яшь авыл укытучылары 690 мең сум күләмендә грант алала.

Агымдагы елда һәркайсы 690 мең сумнан 150 грант каралган. Шулай итеп, быел республикада авыл укытучыларына ярдәмгә 103,5 миллион сум акча җибәреләчәк.


Төбәк Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, конкурска документлар 1 июньдә кабул ителә башлый.


Башкортстанда педагоглар өчен грантлар 2019 елның июнендә расланды. Грантларга 35 яшькә кадәр укытучылар дәгъва итә ала, алар, кимендә 15 мең кеше яшәгән авыл гомуми белем бирү оешмасында, кимендә ике ел эшләгән булырга тиеш. Җиңүчеләрне төбәк Мәгариф һәм фән министрлыгы конкурс барышында билгели.


Грантлар алучылар, акча алган көннән алып, Башкортстанның бер үк районында мәгариф оешмаларында төп эш урыны буенча ким дигәндә ун ел, шул исәптән алар конкурска документлар тапшыру датасына эшләгән учреждениедә өч елдан да ким булмаган вакыт эшләргә тиеш.

Автор:Рифина Нигамаева
Читайте нас: