Барлык яңалыклар
Tөрлесеннән
25 апрель 2023, 16:29

Кычыткан ашы пешердегезме әле?

Кычыткан ашының файдасы күп

Кычыткан ашы пешердегезме әле?
Кычыткан ашы пешердегезме әле?

Кычыткан ашының файдасы күп

Яз  җитү белән  бер-ике тапкыр буласа да кычыткан ашы пешерергә кирәк, диләр иде. Зур әти һәм зур әниләребез кычыткан ашын ашап яшәгәннәр дә.  Яңа гына чыккан кычытканда аеруча витаминнар күп, диләр. К, В2, В3 витаминнарга бай булуы белән дә файдалы ул. Аның составында шулай ук дуплау  матдәләре, органик кислоталар да бар.

 

“Яшь кычытканны салкын суда яхшылап юдым. Аннары кайнап торган суга салып, берничә минут  тоттым. Саркыткач, вак итеп турадым. Кайнап торган итле шулпага кыздырылган суган белән кишер салып кайнатабыз. Аннары телемләп туралган бәрәңге салабыз. Ярма салабыз, монсы инде , кемгә нинди ярма ошый. Кемдер салмаска да мөмкин. Умач та тәмле була.  Шулпа кайнап чыккач, кычытканны өстибез.Йомырка салып җибәрәм.  Вариантлар күп. Пешеп җитәр алдыннан, башка тәмләткечләр дә салырга була. Табынга каймак, яшел суган, петрушка яки укроп салып бирергә мөмкин,”―дип кычыткан ашы пешерү серләре белән уртаклашты бер төркемдәшебез.   

Автор:Рифина Нигамаева
Читайте нас: