Барлык яңалыклар
Tөрлесеннән
28 март 2023, 11:25

Кәнфит гөлләмәләре ясаучы Рәлифә

Көмьязы авылында яшәүче Рәлифә  Галимҗанова да  гади кәнфитләрдән, батончиклардан, җиләк-җимешләрдән, чикләвекләрдән зәвыклы букетлар ясый.

Кәнфит гөлләмәләре ясаучы Рәлифә
Кәнфит гөлләмәләре ясаучы Рәлифә

Кәнфит гөлләмәләре ясаучы Рәлифә

Соңгы елларда төрле өлкәләрдә үзмәшгульлелек белән шөгыльләнүчеләр саны бермә-бер арта. Керфек, каш, тырнак ясаучыларга, торт пешереп сатучыларга күптәннән өйрәнелде инде.  Ә менә кәнфитләрдән, төрле ризыклардан гөлләмәләр ясау районыбызга  чагыштырмача соңрак килеп җитте. Фуд-флористика  (тукланырга яраклы  ризыклардан букет ясау) тормышыбызда көннән -көн ныграк үтеп керә һәм киңрәк сорау белән файдалана.

 

Көмьязы авылында яшәүче Рәлифә  Галимҗанова да  гади кәнфитләрдән, батончиклардан, җиләк-җимешләрдән, чикләвекләрдән букет ясаучыларның берсе. Бу эш аның яраткан шөгыленә әверелгән. Рәлифәнең төп эш урыны —  район үзәгендә урнашкан „Пчёлка” магазины. Ул анда сатучы булып эшли.  Көне буе аяк өстендә  торып арып- талып кайтып керсә дә, яраткан шөгыленә зур теләк белән тотына.

― 2022нче елда Әниләр көненә кәнфитләрдән  букет  ясап карарга  уйладым. Интернетта осталык  дәресләре карап, аның серләренә төшендем.  Гади генә эш сыман тоелса да, аның  четерекле яклары күп.  Уфага барып кирәк-яраклар  җыеп, анда тапмаганнарын  интернет аша заказ биреп,  сатып алдым. Тәүге эшләремне  кешеләр яратты. 

Интернетка куйдым, әмма аның киңлекләрендә  кызыксынган  кеше булмады. Күршем Айгөл  ватсапта  төркем ачарга тәкъдим итте. Аның ярдәме белән зур төркем җыеп алдык.  Анда үземнең эшләремне куя башаладым.  Төркемдәшләр заказ бирә башлагач дәрт өстәлеп китте. Тәүдә  туган көннәргә, Яңа елга чәчәк бәйләмнәре  әзерләдем.  Ватанны  саклаучылар, Хатын-кызлар көненә  тормыш иптәшем, апам, җизнәм белән бергәләшеп  өмә ясап букетлар ясадык.  Кеше яратып алды, —ди Рәлифә Ринат кызы.

  Рәлифә сабыннан ясалган  роза таҗларыннан да  гөлләмәләр җыя. Көчле затлар өчен  ясалган букетларда колбаса, сыр да куллана.

Берәүләр бу эшне җиңелгә санап, әй, аның нәрсәсе бар инде дип кул селтәргә мөмкин. Гади генә  тоелган эш кешедән зәвык, сабырлык, тырышлык таләп итә. Кәефнең дә яхшы булуы мөһим. Вакыт та кирәк.

Чәчәк бәйләмнәре бүләк итсәк

Чәчәк бәйләмнәре  корыр ул.

Йөрәк җылыбызны бүләк итсәк

Мәңге сүнмәс, җылы торыр ул, дип җырлыйлар.

Рәлифә тудырган матурлык та  тирә-юньдәгеләр күңеленә җылылык, яктылык өләшсен. Аның идеялары, планнары күп әле. Рәлифәгә уңышлар юлдаш булсын.

 Һәрберебезнең  чәчәк бәйләмнәре бүләк итәрдәй, кабул итәрдәй  якын һәм кадерле кешеләре күп булсын.

Рифина НИГАМӘЕВА.

Автор:Рифина Нигамаева
Читайте нас: