Барлык яңалыклар
Tөрлесеннән
12 ноябрь 2022, 10:20

ТӘМЛЕ ТАВЫК

 Тәмле ризык серләре.

Йорт тавыгы гадәттә ашка бик тәмле, ләкин аны и‌омшак итеп үзен генә дә пешереп була!

Салкын суга 8-10 аш кашыгы тоз саласыз, шул суга тавыкны күмдереп ярты көн тотасыз. Миңа ябык тавык эләкте 😂 дәү тавык булса, тозны арттырсагыз була.

Тавыкны рукавка салып аерым да пешереп була, иремнең әнисе шулаи‌ фәкать тавык кына пешерә.

Ә мин астына бәрәңге, шампиньон гөмбәсе, эре итеп турап суган салам, пешергәнче аларга тоз, сыек маи‌ һәм тәмләткечләр сибеп шулаи‌ ук ярты сәгать чамасы тотам.

180 градуслы мичтә 1,5-2 сәгать чамасы пешә!

Чыганак

Автор:
Читайте нас: