Барлык яңалыклар
Tөрлесеннән
13 Май 2022, 17:29

Май аенда аеруча файдалы ризык

Бу ашны ата-бабаларыбыз иң файдалы дип исәпли.

Май аенда аеруча файдалы ризык
Май аенда аеруча файдалы ризык

Кычыткан, кузгалак, шпинат, сарымсак кыягын, башлы суганны ваклап турыйбыз. Суганны атланмайда кыздырып алабыз. Шуңа литр ярым шулпа өстибез. Кайнап чыккач, ваклап туралган бәрәңге салып, 10 минут чамасы пешерәбез. Хәзер инде яшел үләннәрне салыйк та, биш минуттан ашны сүн­дереп, блендер белән издерик. Артык вакларга кирәкми! Ашны табынга биргәндә өстенә вак угычтан уылган йомырка сибәбез. Йомырка урынына вак шакмаклап туралган брынза сипсәң дә тәмле була. 

 

Автор:Рима Валиева
Читайте нас: