Барлык яңалыклар
Tөрлесеннән
4 февраль 2022, 11:26

2022 елгы Олимпиадада призлы урын алган спортчылар өчен акча күләме билдәле булды

Русия хөкүмәте Русиянең җыелма командасы җиңүчеләре өчен акчалата бүләкләр турында мәгълүмат бастырып чыгарды.

Русия Федерациясе хөкүмәте премьер-министры Михаил Мишустин сүзләренчә, Пекинда Олимпиада һәм Паралимпиада атлетына алтын медаль өчен  4 миллион сум бирелә, көмеш медаль—2,5 миллион сум, бронзага— 1,7 миллион сум.

Башкортстаннан  җиңүчеләр һәм призерлар 2 миллион, 1,5  һәм 1 миллион сум белән бүләкләнә.

Кышкы Олимпиада бөген, 4 февральдә, башлана.

Автор:Фиргат Набиуллин
Читайте нас: