

Узган ялларда Уфа шәһәрендә каратэ (киокусинкай) буенча елның иң мәртәбәле ярышларының берсе – “Салават Юлаев Кубогы” Бөтенроссия турниры, шулай ук Башкортстан киокусинкай Федерациясенең чемпионаты һәм беренчелеге узды. Илнең төрле төбәкләреннән 1500дән артык спортчы катнашкан әлеге зур спорт бәйрәме киокусинкай дөньясында иң-иңнәрне ачыклау мәйданына әверелде.
Балтач районы данын бу мәртәбәле ярышларда тренер Евгений Андреев җитәкчелегендәге “Яшьлек” физкультура-савыктыру комплексы тәрбияләнүчеләре яклады. Команда составында Марат Борһанов, Алина Сафина, Рияз Вәлиев, Имиль Муллахмәтов, Арслан Солтанов, Тамерлан Мусин, Камила Шакировалар, Раил һәм Рәнис Камилҗановлар чыгыш ясады. Яшь спортчыларның һәркайсы татамида көчле характер, осталык һәм җиңүгә омтылыш күрсәтте.
Нәтиҗәләргә килгәндә, “Салават Юлаев Кубогы” Бөтенроссия ярышларында Рәнис Камилҗанов “ката-төркемнәр” категориясендә (10–11 яшьлек малайлар арасында) өченче урынны яулап, призлы урын алып кайтты.
Башкортстан киокусинкай Федерациясе чемпионаты һәм беренчелегендә дә безнекеләр сынатмады. “Кумитэ” буенча 24 килограммга кадәр авырлык категориясендә 8 яшьлек малайлар арасында Арслан Солтанов өченче урынга күтәрелде. Ә 35 килограммга кадәр авырлык категориясендә 10–11 яшьлек малайлар арасында Имиль Муллахмәтов та бронза призер булды.
Тәрбияләнүчеләре белән беррәттән тренер Евгений Андреев үзе дә остазлар арасында көч сынашты. Ул “ката” буенча шәхси һәм төркем зачетында да беренче урыннарны яулап, үзенең югары дәрәҗәдәге осталыгын янәдән раслады.
Ярышлардан соң тренер Евгений Андреев үз фикерләре белән уртаклашты:
— Без бу турнирга бик җитди әзерләндек. Балаларның һәркайсы татамига чыгып, барлык көчен һәм осталыгын салып көрәште. Мин алар белән горурланам. Җиңүләр дә, җиңелүләр дә – барысы да тәҗрибә. Бүгенге нәтиҗәләр безнең дөрес юлда булуыбызны күрсәтә. Иң мөһиме – балаларның күзләрендә каратэга карата ялкын сүнмәсен, алар спортны яратсын һәм алга таба да үсешен дәвам итсен.
Чыннан да, Балтачның яшь каратистлары күрсәткән нәтиҗәләр – системалы эш, дисциплина һәм тренер белән спортчы арасындагы ышанычлы хезмәттәшлек нәтиҗәсе. Алда аларны тагын да зуррак стартлар, яңа сынаулар һәм, һичшиксез, яңа җиңүләр көтә.