Балтач районы буенча пенсия һәм социаль иминиятләштерү фонды бүлекчәсендә узган көннәрдә истәлекле вакыйга булды: алар бергәләп “Яшьлек” физкультура-савыктыру комплексында “Хезмәткә һәм оборонага әзер” (ГТО) Бөтенрусия хәрәкәте нормативларын тапшырдылар. Бу көнне спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше яклы булуларын күрсәтеп, бердщм булып сәламәтлекләрен ныгыттылар, көч-куәтләрен сынап карадылар.
Һәр катнашучы үз яшь категориясе өчен билгеләнгән сынауларны үтәде. Программада йөгерү,турникта тартылу, озынлыкка сикерү кебек төрле күнегүләр бар иде. Беркетмәләргә караганда, барлык катнашучылар да сынауларны уңышлы үтәгәннәр. Бу аларның физик яктан яхшы әзерлекле булуын күрсәтә. ГТО нормативларын тапшыру - сәламәтлекне ныгытуның, физик форманы саклауның тагын бер ысулы.
Әлеге чара бары тик спорт ярышлары гына түгел, ә коллективны туплау, лидерларны ачыклау, хезмәткәрләргә үзләрен спорт өлкәсендә дә күрсәтергә мөмкинлек бирү өчен дә яхшы ысул булды. Көндә бергә эшләгән хезмәттәшләр бу көнне бер команда булып, бер-берсенә ярдәм иттеләр, көч бирделәр. Спорт чарасы коллектив арасында бердәмлек хисе уятты, аларга яңа җиңүләргә омтылырга мөмкинлек бирде.
Балтач районының пенсия һәм социаль иминиятләштерү фонды бүлекчәсе хезмәткәрләре үзләре билгеләвенчә, мондый чаралар хезмәт коллективында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, физик һәм рухи сәламәтлекне ныгыту өчен бик мөһим.
Шунысы куанычлы, райондатөрле коллективлар мондый чараларда актив катнашып, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалыйлар. Үзләренең активлыгы, көчле рухы белән сокландыралар.