Барлык яңалыклар
Спорт
29 апрель , 19:33

Волейбол буенча иң көчле командалар ачыкланды

Бүген спорт сөючеләр арасында “Агропродукт” җәмгыяте Кубогына һәм призларына волейбол буенча традицион булган  "Алтын сетка" турниры гөрләп узды.

Газим Талипов  Волейбол буенча иң көчле командалар ачыкланды
Волейбол буенча иң көчле командалар ачыкланды Фото: Газим Талипов

Бүген спорт сөючеләр арасында “Агропродукт” җәмгыяте Кубогына һәм призларына волейбол буенча традицион булган  "Алтын сетка" турниры гөрләп узды.

Быел 15нче тапкыр үткәрелгән турнир Бөек Җиңүнең 80 еллыгына һәм Советлар Союзы Герое Үлмәс Шакиров истәлегенә багышланды.

Газим Талипов
Фото: Газим Талипов

Эшкуар Марат Хәйруллинның финанс ярдәменә оештырылган турнир менә инде 15 ел дәвамында инде үз катнашучыларын һәм җанатарларын куандыра. Һәм районыбызның билгеле спорт вакыйгаларының берсе булып тора. Бу хакта бәйгегә көч сынашырга килгән командалар саны исбатлый: егетләр командасы—8 hәм 6 кызлар командасы. Җиңү яуларга теләүчеләр елдан-ел күбрәк була бара, бу турнирның  популяр булуын исбатлап тора.

Быел турнирны ачу тантанасы район мәдәният сараенда узды. Сәламләү сүзләре белән район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев, Советлар Союзы Герое Үлмәс Шакировның улы, отставкадагы подполковник Владислав Шакиров, "Агропродукт" җәмгыяте җитәкчесе Марат Хәйруллин чыгыш ясадылар.

Газим Талипов
Фото: Газим Талипов
Газим Талипов
Фото: Газим Талипов
Газим Талипов
Фото: Газим Талипов
—Барыгызны да шушы традицион спорт бәйрәме белән котлыйм. Турнирның иганәчесе Марат Хәйруллинга аеруча зур рәхмәт әйтәсе килә. Сезнең ярдәмегез белән менә инде күпме еллар районда волейбол уены популярлаша. Быел әлеге чараның Бөек Җиңүнең 80 еллыгына һәм Советлар Союзы Герое Үлмәс Шакиров истәлегенә үткәрелүе дә тирән мәгънәгә ия. Барлык командаларга да уңышлар телим. Иң көчле команда лаеклы җиңүне яуласын,—диде Илгиз Әхвәс улы үзенең сәламләү сүзендә.

Советлар Союзы Герое Үлмәс Шакировның улы отставкадагы подполковник Владислав Шакиров, "Агропродукт" җәмгыяте җитәкчесе Марат Хәйруллин да барлык теләкләргә дә кушылып, 2024-2025нче  сезонда район, зона һәм республика дәрәҗәсендә волейбол буенча үткән ярышларда катнашкан Инсаф Сабиров, Азамат Гатиятов, Илмар Ахатов, Нурлан Әхмәтҗанов, Адриан Вәлинуров, Артур Ладыгин, Ленар Сафаров, Илсур Локманов, Илмар Галиев, Булат Нигамәев, Мирас Шәймөхәмәтов, Динар Шәймөхәмәтов, Әмир Рәкыйпов һәм Артур Гыйльметдиновларга грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды. Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең волейбол буенча тренеры Айрат Садыйков волейбол уены җиһазлары белән бүләкләнде.

Газим Талипов
Фото: Газим Талипов

Ары таба сүз әлеге турнирны оештыручы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Айваз Сафетдиновка бирелде. Ул ярыш программасы һәм кагыйдәләре белән таныштырып үтте. Кызу ярышлар балалар hәм яшүсмерләр спорт мәктәбе, Иске Балтач 1нче урта мәктәбе hәм „Яшьлек” физкультура-савыктыру комплексында узды.

Турнирның һәр уены чын мәгънәсендә киеренке көрәшкә әйләнде. Спорт залларда җанлы уеннар, тактик алымнар, спортчыларның “янып торган” карашлары.... Һәр команда җиңәргә омтылып, иң яхшы уенын күрсәтергә тырышты. Уенчыларның осталыгы, тәҗрибәләре һәм команда рухы һәр очрашуны кызыклы итте. Тамашачылар исә үз командаларына җан атып, уеннарны тагын да кызыклырак иттеләр. Җиңү өчен көрәш, осталык һәм спорт рухы – менә нәрсә ул волейбол турниры.

Көн дәвамына сузылган волейбол уеннары җиңүчеләре дә ачыкланды. Егетләр командалары арасында беренче урында – Иске Балтач 1нче урта мәктәбе, икенче урында – балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе, өченче урында Башкорт төньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы колледжы командасы.

Кызлар командалары арасында беренчелек балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе командасында. Икенче урынны – Түбән Иванай урта мәктәбе командасы, өченче урынны “Венета” командасы яулады.

Барлык җиңүче hәм призёр командалар Мактау грамоталары, медальләр  hәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.

Автор: Фиргат Набиуллин
Читайте нас