Барлык яңалыклар
Спорт
28 апрель , 14:43

Зона ярышларыннан җиңүләр белән!

27 апрель көнне Агыйдел шәһәрендә йөзү буенча Башкортстан Республикасының төньяк-көнбатыш зонасы беренчелеге узды.

Зона ярышларыннан җиңүләр белән!
Зона ярышларыннан җиңүләр белән!

27 апрель көнне Агыйдел шәһәрендә Нефтекама, Агыйдел, Яңавыл шәһәрләреннән һәм Дүртөйле, Бәләбәй, Салават, Илеш, Балтач районнарыннан йөзүчеләр җыелган "Язгы тамчы" йөзү буенча Башкортстан Республикасының төньяк-көнбатыш зонасы беренчелеге узды.

"Яшьлек" физкультура-савыктыру комплексы командасын ярышларда тренер-укытучы Артур Галимханов Артур җитәкчелегендә тугыз яшь спортчы тәкъдим итте.

Нәтиҗәләргә килгәндә:

Айрат Хәйруллин (ирекле стиль белән 100 м дистанциядә) – 1нче урын;

Камиль Гайниәхмәтов (50 м брасс дистанциясендә) – 2нче урын;

Татьяна Галимханова (ирекле стиль белән 50 м дистанциядә) – 3 нче урын;

Ридаль Гатин (ирекле стиль белән 100 м дистанциядә) – 3нче урын;

Ирина Хаҗимуллина (баттерфляй белән 50 м дистанциядә) – 3нче урын.

Ярышларда җиңүчеләрне, призерларны һәм аларның тренерларын котлыйбыз, алга таба да яңа үрләргә ирешүегезне, нәтиҗәләрегезне яхшыртуыгызны һәм разрядларыгызны күтәрүегезне телибез.

Зона ярышларыннан җиңүләр белән!
Зона ярышларыннан җиңүләр белән!
Зона ярышларыннан җиңүләр белән!
Зона ярышларыннан җиңүләр белән!
Зона ярышларыннан җиңүләр белән!
Зона ярышларыннан җиңүләр белән!
Зона ярышларыннан җиңүләр белән!
Автор:
Читайте нас