Красноусольскийда 2010-2011нче елгы яшүсмерләр арасында мини-футбол буенча Башкортстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы беренчелегенең финалы узды.
Биредә Баймак, Гафури, Аскын, Дуван, Архангельск һәм Балтач районнарыннан зона ярышларында җиңүче иң көчле командалар көч сынашты.
Районыбыз данын тәҗрибәле тренер-укытучы Денис Илдар улы Дюсьметов җитәкчелегендәге “Яшьлек” физкультура-савыктыру комплексының “Танып” командасы яклады.
Беренче көнне “Танып” командасы ике уен уйнады. Беренче уенда Баймак районы командасын 5:0 исәбе, ә икенче уенны Гафури районы командасын 4:2 исәбе белән җиңде.
Ярышларның икенче көнендә балтачлылар Архангельск районы командасын 2:1 һәм Аскын районы командасын 3:2 исәбе белән “тар-мар” итте.
Ике көнлек киеренке ярышлар нәтиҗәсендә “Танып" командасы чемпион исемен алды һәм Кубокка лаек булды! Ә Нурлан Фәтхуллин ярышларның “Иң яхшы уенчысы” дип танылды.