Бүген Октябрьский шәһәрендә каратэ (киокусинкай) буенча республика ярышлары узды.
Балтач районнан ярышларда тренер Евгений Андреев җитәкчелегендәге "Яшьлек" физкультура-савыктыру комплексы тәрбияләнүчеләре катнаштылар һәм янә республика, төбәкара, бөтенрусия бәйгеләре җиңүчеләре алар икәнен исбатладылар.
Биредәге бәйгедә “Ката” буенча төркемнәр арасында Алина Сафина – беренче, Рияз Вәлиев, Артур Әхмәтшин һәм Марат Борһанов икенче урынны яуладылар.
Биредәге дисциплинаның шәхси зачетында да балтачлылар җиңүчеләр исемлегендә. Рәнис Камилҗанов – беренче, Алина Сафина – икенче, Артур Әхмәтшин өченче урынга чыкты.
“Кумитэ” төркемендә дә Евгений Андреев тәрбияләнүчеләре үзләренең көчле спортчылар икәнен исбатлады. Үз авырлык категорияләрендә Рәнис Камилҗанов, Алина Сафина, Артур Әхмәтшин – беренче, Радим Гарипов икенче урынны яуладылар.
Шулай ук Самир Сафин һәм Имиль Муллахмәтовлар үз категорияләрендә уңышлы чыгыш ясадылар.
“Яшьлек” физкультура-савыктыру комплексы һәм тренер Евгений Андреевка яшь спортчыларны тәрбияләгән өчен рәхмәт белдерәбез! Аларның тырышлыгы һәм осталыгы нәтиҗәсендә Балтач районының даны республика күләмендә яңгырый!