Барлык яңалыклар
Спорт
1 март , 18:47

“Мишкинский медведь”: балтачлылар җиңү яулады

Бүген Мишкәдә каратэ (киокусинкай) буенча “Мишкинский медведь” район беренчелеге үтте.

“Мишкинский медведь”: балтачлылар җиңү яулады
“Мишкинский медведь”: балтачлылар җиңү яулады

Бүген Мишкәдә каратэ (киокусинкай) буенча “Мишкинский медведь” район беренчелеге үтте.

Безнең районнан ярышларда тренер Евгений Андреев җитәкчелегендәге "Яшьлек" физкультура-савыктыру комплексы тәрбияләнүчеләре катнашты.

Ярышлар югары дәрәҗәдә үтте. Спортчылар көч һәм осталык буенча сынаштылар. Һәрбер катнашучы җиңү өчен бар тырышлыгын куйды.

Үз категорияләрендә Арслан Солтанов, Тамерлан Мусин, Алина Сафина – 1нче, Радим Гарипов, Эмиль Исламов, Мурат Дильмиев – 2нче, Самир Сафин, Самат Ногыманов, Имиль Муллахмәтов 3нче урынны яуладылар.

Ә Назар Сираев, Марат Борһанов, Артур Әхмәтшин һәм Рияз Вәлиев үзләрен ярышлар судьясы ролендә сынадылар. Алар ярышларның дөрес үтүен күзәттеләр һәм спортчыларга объектив бәя бирделәр.

Афәрин, балтачлылар! Ары таба да шулай җиңүләр белән сөендереп торырга насыйп булсын! Балтач районы спортчыларының уңышлары - безнең районның горурлыгы.

Бу бәйгедә катнашу яшь спортчылар өчен зур тәҗрибә булды. Алар үзләренең осталыкларын күрсәттеләр, көндәшләр белән аралаштылар һәм яңа дуслар таптылар. “Яшьлек” физкультура-савыктыру комплексы тәрбияләнүчеләренә киләчәктә дә уңышлар телибез!

Автор:
Читайте нас