Барлык яңалыклар
Спорт
23 февраль , 12:56

Балтач районы командасы – Кубок иясе

Уфа шәһәренең Рима Баталова исемендәге Башкортстан республикасының спорт әзерлеге Үзәгендә милли һәм халык спорт төрләре буенча XXIII республика фестивале узды.

Балтач районы командасы – Кубок иясе
Балтач районы командасы – Кубок иясе

22нче февральдә Уфа шәһәренең Рима Баталова исемендәге Башкортстан республикасының Спорт әзерлеге үзәгендә Башкортстанның атказанган физик культура хезмәткәре Гөлүс Әгъзам улы Әгъзамов истәлегенә милли һәм халык спорт төрләре буенча XXIII республика фестивале узды.

Ярышларда республиканың төрле почмакларыннан 15 команда катнашты. Алар армрестлинг, көрәш, гер һәм мас-рестлинг буенча кызу ярышларда көч сынашты.

Бәйгедә Балтач районы спортчылары да катнашты һәм җиңү яулап кайттылар. Армрестлинг буенча үз авырлык категорияләрендә Рөстәм Шәйхетдинов – беренче, Максим Захаров – икенче, Раиль Нуртдинов дүртенче урынны яуладылар.

Шулай ук Балтач районы командасы районнар арасында 1 урынны алып, Кубокка лаек булды.

Спортчыларыбызны һәм аларның тренерларын котлыйбыз, алга таба уңышлар һәм яңа казанышлар телибез!

Балтач районы командасы – Кубок иясе
Балтач районы командасы – Кубок иясе
Балтач районы командасы – Кубок иясе
Балтач районы командасы – Кубок иясе
Автор:
Читайте нас