Бүген, 16 февральдә, Караиделдә "Төньяк җил" боз аренасы Караидел, Борай һәм Балтач районнары командалары арасында хоккей ярышларының үзәгенә әверелде. Биредә хоккей буенча XXXIII Авыл спорт уеннарының зона ярышлары узды.
Турнирны Караидел районы спорт комитеты җитәкчесе Вячеслав Викторович ачып җибәрде. Ул ярышлар регламентын игълан итте һәм хоккейчыларга яхшы уеннар теләде. “Сезгә матур уеннар һәм җиңүләр телим! Көчлеләр генә җиңәчәк!”, - дип белдерде Вячеслав Викторович.
Беренче уенда балтачлыларга каршы Караидел районы командасы чыкты. Кызу һәм мавыктыргыч “көрәштә” Балтач командасы караиделлеләрне 5:4 исәбе белән җиңде. Балтачлылар тулы составта булмаса да, көчле көндәшләрен җиңүләрен билгеләү мөһим. Командалар һәр шайба өчен аяусыз көрәште, ә тамашачылар һәрбер мизгелгә сокланып карады.
Икенче уенда безнең “Танып” белән Борай районы командасы боз өстендә көрәште. Төгәлләнүче өченче периодка кадәр диярлек командалар тигез уйнадылар һәм бүген фортунаның кем ягында булуы ачык түгел иде. Соңгы егерме минутка командалар тигез 2:2 исәбе белән чыктылар. Шулай да, балтачлылар соңгы көчләрен җыеп һәм, көндәшләренә җавапсыз калган тагын өч гол кертеп, җиңү яуладылар. Финал матчы 5:2 исәбе белән тәмамланды. “Танып” хоккейчылары чын характер күрсәттеләр. Алар ахыргача көрәштеләр һәм җиңүгә ирештеләр!
Югары дәрәҗәдә үткән турнир нәтиҗәсендә Балтач районы командасы җиңү яулады. Чемпионнар бик яхшы уен күрсәттеләр һәм лаеклы рәвештә беренче урынны алдылар. Аларның уены бердәмлек һәр спортчының үз бурычын төгәл белүе һәм башкаруы белән аерылып торды. Икенче урынны ярыш хуҗалары - Караидел районы командасы яулады. Өченче урында - Борай районы командасы.
Уеннар буенча төрле номинация җиңүчеләрен дә ачыкладылар. “Иң яхшы капкачы” номинациясендә – Денис Лихолетов, “Иң яхшы уенчы” номинациясендә Рөстәм Баутдинов билгеләнде.
Караидел районында хоккей көчле үсештә булуын да билгеләп үтәргә кирәк. Яңа ябык боз мәйданчыгы моңа зур ярдәм – командаларга тулы күнегүләр үткәрергә, ә яшь спортчыларга сыйфатлы күнекмәләр алырга менә дигән мөмкинлек бирә.
Бүгенге турнирны нәтиҗәләп әйткәндә, балтачлылар караиделлеләрне – 5:4, борайлыларны 5:2 исәбе белән җиңеп, Авыл спорт уеннарының финал этабына чыктылар. Чакмагышта үтәчәк финал ярышларында да безнекеләр сынатмас!