Мәләвез шәһәрендә эстетик гимнастика буенча "Метелица" турниры узды. Биредәге чарада 320дән артык яшь спортчылар катнашты.
Балтачлылар да спорт бәйрәменнән читтә калмады. "Яшьлек" физкультура-савыктыру комплексы тәрбияләнүчеләре – “Агыйдел – Бусинки” һәм “Агыйдел –Звездочки” командалары уңышлы чыгыш ясап, үз категорияләрендә Чемпионнар булдылар.
Балтачлыларның уңышлы чыгышлары белән барысын да ихлас тәбрик итәбез. Шундый җиңүләр алдагы тормышларында да зур этәргеч булып торсын.