Барлык яңалыклар
Спорт
13 февраль , 20:18

Тимур Нухов истәлегенә багышланган ярышлар: кем пьедесталга күтәрелде?

Бүген Магашлы-Алмантай авылында спорт бәйрәме үтте.

Тимур Нухов истәлегенә багышланган ярышлар: кем пьедесталга күтәрелде?
Тимур Нухов истәлегенә багышланган ярышлар: кем пьедесталга күтәрелде?

Магашлы-Алмантай авылында бүген спорт бәйрәме үтте. “Аек авыл-2024” республика конкурсы кысаларында узган чаңгы ярышлары батыр йөрәкле Тимур Нухов истәлегенә багышланды. Ватанны саклаучыларга һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү елында әлеге чара аеруча зур әһәмияткә ия. Ярышларның төп максаты – сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, яшь буынны спортка җәлеп итү һәм батыр якташыбыз Тимур Нуховның истәлеген хөрмәтләү.

Спорт бәйрәмендә Балтач районының җиде авылыннан – Түбән Иванай, Түбән Сикияз, Ташлы-Елга, Урта-Елга, Тутагач, Магашлы-Алмантай, Иске Балтач авылларыннан спорт сөючеләр тизлектә һәм осталыкта көч сынашты. Кар өстендәге тизлек, җиңүгә омтылыш, көчле ихтыяр көче… Чаңгы ярышларында спортчылар һәр мизгел өчен көрәште! Тамашачылар гөрләп, якташларыбызга көч биреп торды.

Түбән Сикияз авыл биләмәсе башлыгы Фирдинант Арсланов ярышны ачып, сәламләү сүзендә: “Бүгенге көндә спорт – ул сәламәтлек, көч һәм рух ныклыгы! Һәрберегезгә җиңүләр һәм яхшы кәеф телим!” - дип билгеләп үтте.

Ярыш нәтиҗәләре буенча, төрле яшь категорияләрендә дистәләгән спортчы җиңүче һәм призер исеменә лаек булды. 8-11 яшьлек малайлар арасында Юнир Фагаманов – беренче, Артемий Беляев – икенче, Константин Нухов өченче урынны яулады. Ә бу төркемдәге кызлар арасында Мирослава Шаймарданова җиңүче булды.

12-15 яшьлек егетләр арасында беренче урынга – Илсаф Шәрипов, икенче урынга – Алексей Баймурзин, өченче урынга Эмиль Тимеряев лаек булдылар. Кызлар арасында Лана Сарбашева – беренче урынга, Аделина Шәйхетдинова, Юстина Айдамирова – икенче урынга, Яна Фәтхуллина өченче урынга чыктылар.

16-17 яшьлек егетләр арасында Ярослав Бадамшин һәм Нияз Музафаров пьедесталның беренче-икенче баскычларына күтәрелделәр. Ә 18-40 яшьлек ирләр арасында Рудислав Беляев һәм Станислав Шаймардановларга җитүчеләр булмады.

41-59 яшьлек хатын-кызлар арасында Инна Бикмурзина – 1нче, Ирина Нухова – 2нче, Анюта Шайхутдинова 3нче урынга ия булдылар. Ә ирләр арасында Фәнзәт Әхмәтов – беренче урында, Олег Альмакаев – икенче урында, Артур Сайпанов – өченче урында.

60 яшь һәм өлкәнрәк ирләр арасында пьедесталга Георгий Беляев, Вадим Килимбаев һәм Валерий Гарейшиннан күтәрелде. Ә хатын-кызлар арасында җиңүне Леонида Гарейшина яулады.

Барлык җиңүчеләр һәм призерлар грамоталар, медальләр һәм истәлекле бүләкләр белән билгеләнделәр.

Әлеге чаңгы ярышлары Магашлы-Алмантай авылында спортны үстерүгә зур өлеш кертә, яшь буынны сәламәт яшәү рәвешенә өнди. Киләчәктә дә андый чаралар күбрәк булсын!

Автор:
Читайте нас