Иске Балтач авылының “Миләшкәй” балалар бакчасында зур вакыйга – өлкән мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен “Без Гагаринчылар!” республика олимпиадасының “Физик культура” юнәлеше буенча муниципаль этабы узды. Бу көнне “Миләшкәй” балалар бакчасы чын мәгънәсендә спорт мәйданына әверелде.
Физик культура буенча олимпиада гадәти дәрес форматында гына түгел, ә практик тестлар үткәрү рәвешендә уздырылды. Яшь спортчылар үзләренең көчләрен, җитезлекләрен һәм осталыкларын күрсәтер өчен йөгерү, урыннан озынлыкка сикерү, туп ыргыту һәм башка төрле мавыктыргыч күнегүләр үтәделәр. Һәрбер бала җиңүгә омтылды, күзләрендә очкын “уйнады”.
Ярышларның гадел узуын тәэмин итү өчен жюри составы да җитди әзерлек белән килгән иде. Педагоглар һәм район мәгариф бүлеге методисты балаларны барлык тиешле нормативлар нигезендә бәһалап кына калмады, ә аларга кирәкле киңәшләрен дә бирделәр. Һәрбер баланың тырышлыгы күрелде, һәрбер казанышы игътибар белән билгеләп үтелде.
Нәтиҗәләр конкурсның рәсми сайтында электрон таблицага кертеләчәк, шуннан соң биредәге этапта җиңүчеләр һәм призёрлар билгеләнәчәк. Җиңүчеләр исемнәре тиздән билгеле булачак, әмма бүген һәр бала – чын спортчы. Алар өчен иң мөһиме – җиңү генә түгел, ә үз мөмкинлекләрен күрсәтү, спорт рухын тою иде.
Муниципаль этапта җиңүчеләр “Без Гагаринчылар!” олимпиадасының республика этабында район данын яклаячаклар. Ул 2025 елның 27нче февралендә Уфа шәһәрендә узачак. Без аларның республика күләмендә дә уңышлы чыгыш ясауларына ышанабыз!
Без барлык балаларга да уңышлар һәм яңа спорт җиңүләре телибез. Спорт сезгә сәламәтлек, көч һәм яхшы кәеф бүләк итсен.