Уфа шәһәрендә Рима Баталова исемендәге спорт әзерлеге үзәгендә армрестлинг буенча Идел буе федераль округы беренчелеге һәм чемпионаты узды. Әлеге масштаблы спорт чарасы илебезнең 12 төбәгеннән 600гә якын иң көчле, иң батыр спортчыларны бергә җыйды. Алар арасында яшьләр дә, тәҗрибәле осталар да бар иде. Һәрбер спортчы җиңүгә омтылып, көчләрен кызганмыйча көрәште.
Башкортстан җыелма командасы составына республиканың төрле шәһәр һәм районнарыннан 150гә якын спортчы керде. Бу җыелма командада Балтач районы спортчылары да бар иде. Алар үзләренең осталыкларын, көчләрен күрсәтеп, яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр һәм республика командасының 2нче урынны яулавына зур өлеш керттеләр. Балтач спортчылары – чын батырлар, алар үзләренең тырышлыклары, рухи ныклыклары белән сокландырдылар.
Нәтиҗәләргә килгәндә, балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе тәрбияләнүчесе Айгөл Хәбибуллина “двоеборье” төркемендә икенче урынны яулады. Аскар Сәрвәртдинов “уң кул” дисциплинасында 3нче урынга лаек булды. “Яшьлек” физкультура-савыктыру комплексы тәрбияләнүчесе Рөстәм Шәйхетдинов үз категориясендә бронза призеры булды.
Әлеге ярышларда призлы урыннарны яулаган спортчылар Русия беренчелегенә һәм чемпионатына юлламалар оттылар. Бу – аларның спорт карьераларында зур адым, алга таба үсеш өчен зур мөмкинлек.
Яшь спортчыларны һәм тренерлар Радим Нургалиев, Айваз Сафетдиновларны чираттагы уңышлары белән котлыйбыз. Алар үзләренең җиңүләре белән районны гына түгел, ә бөтен республиканы данладылар. Алда торган Русия беренчелегендә дә балтачлылар сынатмас.