Барлык яңалыклар
Спорт
3 февраль , 15:58

Балтачлылар сынатмый!

Узган ялларда Уфа шәһәрендә тайланд боксы буенча “Путь воина” республика турниры үтте.  

Балтачлылар сынатмый!
Балтачлылар сынатмый!

Узган ялларда Уфа шәһәрендә тайланд боксы буенча “Путь воина” республика турниры үтте.  

Балтач районын ярышларда "Яшьлек" физкультура-савыктыру комплексы тәрбияләнүчеләре тәкъдим итте һәм бик яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.

“Путь воина” таиланд боксын сөючеләр өчен чын бәйрәмгә әверелде. Турнир яшь спортчыларга тәҗрибә тупларга, ә тәҗрибәле спортчыларга үзләрен күрсәтергә мөмкинлек бирде.

Үз авырлык категорияләрендә Искәндәр Гәрәев, Кәрим Хәйруллин, Даян Исламов, Таир Хәбиров – беренче, Инсаф Сабиров, Данил Изилянов, Сабрина Глимҗанова, Эмиль Нәбиуллин – икенче, Даниил Шакиров, Марсель Гобәйдуллин, Тимур Латыйпов, Аскар Низамов, Аслан Габбасов, Айрат Хәйруллин, Эмиль Сафин, Тимерлан Мусин, Аскар Хәйруллин өченче урынны яуладылар.

Тренер Евгений Гыйльмөхәмәтов һәм яшь спортчыларны уртак тырышлыклары нәтиҗәсендә яхшы күрсәтүләргә ирешүләре белән котлыйбыз. Алга таба да яңа үрләр яуларга насыйп булсын.

Балтачлылар сынатмый!
Балтачлылар сынатмый!
Балтачлылар сынатмый!
Балтачлылар сынатмый!
Балтачлылар сынатмый!
Балтачлылар сынатмый!
Балтачлылар сынатмый!
Балтачлылар сынатмый!
Балтачлылар сынатмый!
Автор:
Читайте нас: