Барлык яңалыклар
Спорт
29 гыйнвар , 20:11

Беренчеләр дә ГТО тапшыра

Иске Балтач 2нче урта мәктәбенең спорт залында Тест үзәге хезмәткәрләре тарафыннан ГТО нормативларын кабул итү буенча күчмә чара үткәрелде.

Беренчеләр дә ГТО тапшыра
Беренчеләр дә ГТО тапшыра

Иске Балтач 2нче урта мәктәбенең спорт залында Тест үзәге хезмәткәрләре тарафыннан ГТО нормативларын кабул итү буенча күчмә чара үткәрелде.

Бүгенге көндә сәламәт яшәү рәвеше алып бару, спорт белән шөгыльләнү бик мөһим. Шуның өчен дә мәктәпләрдә төрле спорт чаралары, ярышлар үткәрелә. Бүген Иске Балтач 2нче урта мәктәбенең беренче сыйныф укучылары өчен бик кызыклы һәм файдалы чара узды. Алар беренче тапкыр ГТО нормативларын тапшырдылар.

Бу нормативларны тапшыруның максаты – балаларны спортка җәлеп итү, сәламәт булырга өндәү һәм физик яктан чыныктыру. Беренче сыйныф укучылары өчен махсус җиңелләштерелгән нормативлар тәкъдим ителде. Алар арасында йөгерү, гимнастика эскәмиясендә басып торган килеш алга бөгелү, урыннан ике аягың белән дә этәрелеп озынлыкка сикерү кебек төрле күнегүләр бар иде.

Балалар бик теләп ярыштылар. Һәрберсе көчләреннән килгәнчә тырышып, үзләренең спортта нинди уңышларга ирешә алуларын күрсәттеләр. Беренче тапкыр нормативлар тапшыруларына карамастан, күп укучылар бик яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр. Бу, әлбәттә, аларның спортка булган мәхәббәтләре, физик яктан әзерлекле булулары турында сөйли.

Чара барышында укучыларга кушылып, сыйныф җитәкчеләре дә актив катнаштылар. Балаларга көч биреп, җан атып тордылар. Тест үзәге хезмәткәрләре исә балаларның нормативларны дөрес итеп тапшыруларына, һәрберсенең үз көчләренә ышануларына ярдәм иттеләр.

Бу чара беренче сыйныф укучыларының спортка карата мәхәббәтен тагын да арттырырга, сәламәт яшәү рәвешен пропагандауга зур ярдәм итә. Беренчеләр ГТО нормативларын тапшыру барышында көчләрен генә түгел, ә бер-берсенә ярдәм итү, дуслык кебек сыйфатларны да күрсәттеләр.

“Яшьлек” физкультура-савыктыру комплексының Тест үзәге хезмәткәрләре районның барлык мәктәпләрендә дә ГТО нормативларын кабул итүне дәвам итә.  Сәламәт яшь буын – безнең киләчәгебез!

Беренчеләр дә ГТО тапшыра
Беренчеләр дә ГТО тапшыра
Беренчеләр дә ГТО тапшыра
Беренчеләр дә ГТО тапшыра
Беренчеләр дә ГТО тапшыра
Беренчеләр дә ГТО тапшыра
Беренчеләр дә ГТО тапшыра
Беренчеләр дә ГТО тапшыра
Автор:
Читайте нас: