Барлык яңалыклар
Спорт
27 гыйнвар , 09:57

Саранск шәһәреннән җиңүләр белән!

Балтачлылар каратэ (киокусинкай) буенча Мордовия Республикасының Саранск шәһәрендә үткән Идел буе Федераль округы Беренчелеге һәм Чемпионатыннан җиңүләр белән кайттылар.

Саранск шәһәреннән җиңүләр белән!
Саранск шәһәреннән җиңүләр белән!

Узган ялларда каратэ (киокусинкай) буенча Идел буе Федераль округы Беренчелеге һәм Чемпионаты узды. Мордовия Республикасының  Саранск шәһәре илебезнең 9 субъектыннан 435 яшь спортчыны үзенә җыйды. Әлеге чара каратэ буенча иң көчлеләрне ачыклау, биредәге спорт төренең популярлыгын арттыру һәм яшь буында спортка мәхәббәт тәрбияләү максатында оештырылды.

Балтач районыннан ярышларда Башкортстан Республикасы командасы составында тренер Евгений Андреев җитәкчелегендәге "Яшьлек" физкультура-савыктыру комплексы тәрбияләнүчеләре катнашты. Алар – даими рәвештә төрле район, республика, Бөтенрусия дәрәҗәсендәге бәйгеләр җиңүчеләре һәм призерлары.  Яшь каратистчыларыбыз – Балтач районының горурлыгы.

Биредәге чемпионатта да балтачлылар сынатмады. “Ката” буенча төркемнәр арасында Алина Сафина – беренче, Рияз Вәлиев, Артур Әхмәтшин һәм Марат Борһанов икенче урынны яуладылар. Биредәге дисциплинаның шәхси зачетында Алина Сафина икенче урынга чыкты.

“Кумитэ” төркемендә дә Евгений Андреев тәрбияләнүчеләре үзләренең көчле спортчылар икәнен исбатлады. Үз авырлык категорияләрендә Марат Борһанов – икенче, Рәнис Камилҗанов – өченче, Радим Гарипов дүртенче урынны яуладылар.

Тәрбияләнүчеләре көч сынашканда тренер Евгений Андреев та читтә кала алмады. Тренерлар арасында үткәрелгән “ката” буенча төркемнәр һәм шәхси зачетта да беренчелекне яулады. Мондый нәтиҗәләр – Евгений Артосовичның үз эшенең остасы икәнен янә исбатлап тора.

Афәрин, балтачлылар! Тренерны һәм яшь спортчыларны чираттагы җиңүләре белән котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар телибез!

Саранск шәһәреннән җиңүләр белән!
Саранск шәһәреннән җиңүләр белән!
Саранск шәһәреннән җиңүләр белән!
Саранск шәһәреннән җиңүләр белән!
Саранск шәһәреннән җиңүләр белән!
Автор:Фиргат Набиуллин
Читайте нас: