Барлык яңалыклар
Спорт
7 гыйнвар , 17:50

Укытучылар чаңгы юлына чыктылар!

Бүген, 7нче гыйнварда, районның мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре арасында "Сәламәтлек-2025" Спартакиадасы исәбенә чаңгы ярышлары үтте.

Укытучылар чаңгы юлына чыктылар!
Укытучылар чаңгы юлына чыктылар!

Бүген, 7нче гыйнварда, районның мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре арасында "Сәламәтлек-2025" Спартакиадасы исәбенә чаңгы ярышлары үтте.

Ярыш нәтиҗәләре буенча шәхси һәм команда беренчелегендә җиңүчеләр  ачыкланды. Соңгысында алты команда катнашты. Иске Балтач 1нче урта мәктәбе  – беренче, Түбән Иванай урта мәктәбе – икенче һәм Штәнде урта мәктәбе командасы өченче урынга чыкты.

Шәхси зачетта 40 яшькә кадәр ирләр арасында беренче урынга – Фәнзәт Әхмәтов (Иске Балтач 1нче урта мәктәбе), икенче урынга – Рудислав Беляев (Түбән Иванай урта мәктәбе), өченче урынга Дамир Солтанов (Иске Балтач 2нче урта мәктәбе) лаек булдылар.

Әлеге категориядә хатын-кызлар арасында Гөлия Хәйруллина (Иске Балтач 1нче урта мәктәбе) җиңү яулады. Икенче урында – Надежда Беляева (Түбән Иванай урта мәктәбе), өченче урында – Гөлназ Хәйруллина (Уразай урта мәктәбе).

40 яшь һәм өлкәнрәк ирләр арасында 1нче урынны – Эрик Исиметов (Иске Балтач 1нче урта мәктәбе), 2нче урынны – Әлфир Карамов (Штәнде урта мәктәбе), 3нче урынны Георгий Беляев (Түбән Иванай урта мәктәбе) яуладылар.

Хатын-кызлар арасында беренче урынга - Альбина Загафуранова (Сәйтәк урта мәктәбе), икенче урынга – Валентина Гәрәйшина (Иске Балтач 1нче урта мәктәбе) һәм өченче урынга Светлана Тимербаева (Түбән Иванай урта мәктәбе) чыктылар.

Яңа ел бәйрәмнәре күңелле һәм файдалы үтә! Афәрин, балтачлылар.

Укытучылар чаңгы юлына чыктылар!
Укытучылар чаңгы юлына чыктылар!
Укытучылар чаңгы юлына чыктылар!
Укытучылар чаңгы юлына чыктылар!
Автор:
Читайте нас: