Барлык яңалыклар
Спорт
10 август , 17:20

Балтачта спорт бәйрәме гөрләде

Бүген “Яшьлек” физкультура-савыктыру комплексында физкультурниклар көненә багышланган бәйрәм узды.

Балтачта спорт бәйрәме гөрләде
Балтачта спорт бәйрәме гөрләде

Бүген “Яшьлек” физкультура-савыктыру комплексында физкультурниклар көненә багышланган бәйрәм узды.

Чараны ачу тантанасы музыкаль номерлар һәм спортчыларны, әлеге өлкәдә актив булган өлкән буын кешеләрен бүләкләүдән башланды.

Бәйрәм программасы бай булды: балалар һәм өлкәннәр өчен пневматик винтовкадан ятып ату, мини-футбол, тренер-укытучылар, инструкторлар һәм физик культура укытучылары өчен йөзү буенча ярышлар, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен дартс, гаилә спорт уеннары, шахмат турнирлары оештырылды.

Бүгенге көндә районда спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше популярлаша баруы сөендерә. Спорт белән ныклап шөгыльләнүче балалар, укучылар, олылар саны арта бара. Бу, әлбәттә, халкыбызның сәламәт яшәү рәвешен ныгыту юнәлешендә эшләгән хезмәткәрләрнең нәтиҗәсе.

Хөрмәтле спортчылар, тренерлар, культура укытучылары, спорт ветераннары, яшь спортчылар һәм спорт җанатарлары! Сезне барыгызны да физкультурниклар көне белән котлыйбыз! Барыгызга да ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, яңадан-яңа җиңүләр телибез!

Балтачта спорт бәйрәме гөрләде
Балтачта спорт бәйрәме гөрләде
Балтачта спорт бәйрәме гөрләде
Балтачта спорт бәйрәме гөрләде
Балтачта спорт бәйрәме гөрләде
Балтачта спорт бәйрәме гөрләде
Балтачта спорт бәйрәме гөрләде
Балтачта спорт бәйрәме гөрләде
Балтачта спорт бәйрәме гөрләде
Балтачта спорт бәйрәме гөрләде
Балтачта спорт бәйрәме гөрләде
Балтачта спорт бәйрәме гөрләде
Балтачта спорт бәйрәме гөрләде
Балтачта спорт бәйрәме гөрләде
Балтачта спорт бәйрәме гөрләде
Балтачта спорт бәйрәме гөрләде
Автор:
Читайте нас: