Барлык яңалыклар
Спорт
6 август , 15:42

Балтач районында спортка зур игътибар бирелә

Балтач районында спортка игътибар зур. Ел әйләнәсенә төрле спорт чаралары үтеп тора.  Әлеге өлкәдә җитди һәм нәтиҗәле эш алып барган спорт “үзәкләренең” берсе - “Яшьлек” физкультура-савыктыру комплексы.

Балтач районында спортка зур игътибар бирелә
Балтач районында спортка зур игътибар бирелә

Башкортстанда физик культураны һәм массакүләм спортны үстерү сәламәт җәмгыять формалаштыруда һәм халыкның тормыш сыйфатын күтәрүдә мөһим роль уйный. Спорт инфраструктурасын үстерүгә, спорт комплекслары, стадионнар һәм тренажер заллары төзүгә аерым игътибар бирелә, бу исә барлык халык өчен спорт белән шөгыльләнү мөмкинлеген арттыруга ярдәм итә. Төбәктә системалы рәвештә физик культура һәм спорт белән 2,175 млн. кеше (физик культура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен булган каршы күрсәтмәләрне һәм чикләүләрне исәпкә алып) шөгыльләнә, бу 58,2 процент тәшкил итә (чагыштырганда 2022нче елда – 56,1процент булган).

Ел саен республикада 800 меңнән артык кеше катнашында 15,5 меңнән артык спорт-массакүләм чаралар үткәрелә. Бу комплекслы спартакиадалар, фестивальләр, Универсиадалар, тармак бәйрәмнәренә һәм истәлекле даталарга багышланган чаралар.

– Безнең төп бурычларның берсе – физкультурага һәм спортка мөмкин кадәр күбрәк кешене җәлеп итү. Шуңа да, ярышлардан тыш, бөтен көчебез белән киңкүләм спортны үстерүгә ярдәм итәбез, – диде төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров Физик культура һәм спортны үстерү мәсьәләләре буенча совет утырышында.

Балтач районында да спортка игътибар зур. Ел әйләнәсенә төрле спорт чаралары үтеп тора.  Әлеге өлкәдә җитди һәм нәтиҗәле эш алып барган спорт “үзәкләренең” берсе - “Яшьлек” физкультура-савыктыру комплексы. Ул 2015 елның 8нче апрелендә эшли башлый. Аның белән җиңел атлетика буенча спорт мастерына кандидат Фәнил Галимов җитәкли. Биредә йөзү, каратэ (киокусинкай), тайланд боксы, эстетик гимнастика, футбол, хоккей, хатын-кызлар өчен фитнес, йога, тренажер залында армрестлинг, пауэрлифтинг һәм авыр атлетика секцияләре эшли. Шулай ук адаптив физик культура буенча төркем оештырылган, анда мөмкинлекләре чикләнгән балалар түләүсез нигездә шөгыльләнә.

Ел саен “Яшьлек”тә өлкән яшьтәгеләр өчен “Шәхси гигиена һәм дәвалау физкультурасы нигезләре, методологиясе” дисциплинасы буенча укулар үткәрелә. Әлеге дисциплина “Башкортстан Республикасы халкын социаль яклау” дәүләт программасының “Өлкән буын” ярдәмче программасы кысаларында гамәлгә ашырыла. Монда катнашучылар - 55 яшьтән 80 яшькә кадәрге хатын-кызлар, алар өчен дәвалау физкультурасы, йөзү, шулай ук ГТО комплексы нормативларын үтәүгә әзерлек һәм аннан соң аларны тапшыру дәресләре үткәрелә.

Район югары казанышлар спортындагы нәтиҗәләр белән мактана алсын өчен, анда массакүләм, һәвәскәр спорт ныклы үсештә булырга тиеш.

“Яшьлек”нең спорт традицияләре бай. Үткән 2023нче елда гына спортчылар даими рәвештә армрестлинг, йөзү, тайланд боксы, каратэ, эстетик гимнастика буенча Башкортстан, Русия чемпионатларында һәм беренчелекләрендә җиңүләр һәм призлы урыннар яуладылар.

Тайланд боксчылары—V ачык Евразия көрәш сәнгатьләре уеннары кысаларында Башкортостан Республикасы Ачык Кубогы, төбәкара көрәш сәнгатьләре форумы кысаларында “Салават Юлаев Кубогы” ачык турниры, XVIII көрәш сәнгатьләре форумы кысаларында Башкортстан Республикасы Ачык беренчелеге призерлары.

Гимнасткалар командасы—Казанда эстетик гимнастика буенча “Идел” төбәкара турниры, Башкортстан Республикасының Ачык беренчелеге, Ижау шәһәрендә үткән “Өмет кубогы”  Бөтенрусия ярышлары, Төмән өлкәсе нәфис гимнастика федерациясенең “Ника” кубогы һәм Ачык турниры призерлары. Тренерлары - Наталья Абдуллина һәм Неля  Мәхмүтова.

Пауэрлифтинг һәм күп көч тәлап иткән спорт төрләре буенча "Атлант көче" турнирында тренер Радим Нургалиев җитәкчелегендәге спортчылар үз авырлык категорияләрендә югары нәтиҗәләр күрсәттеләр һәм Халыкара класслы спорт мастеры, Русия спорт мастеры нормативларын үтәделәр.

Каратистчылар—тренер Евгений Андреев җитәкчелегендә балтачлылар Идел буе федераль округы беренчелеге һәм чемпионаты, “Салават Юлаев кубогы” Бөтенрусия ярышлары, Башкортстан Республикасы беренчелеге, Чиләбе өлкәсе кубогында җиңү һәм призлы урыннар яуладылар.

Хоккейчылар командасы – тренер Евгений Шәяхмәтов тәрбияләнүчеләре “Алтын алка” яшь хоккейчылар республика ярышларында - бронза, XXX авыл спорт уеннарында көмеш медаль ияләре.

Волейболчылар командасы  икенче урынны яулады һәм Башкортстан Республикасының ХХХ авыл спорт уеннары исәбенә ир-атлар арасында үткәрелгән волейбол буенча ярышларда финалга чыкты.

Ә болар бит барлык нәтиҗәләрнең бер бәләкәй өлеше генә. Димәк, “Яшьлек” физкультура-савыктыру комплексы нәтиҗәле эшли, республика, Русия һәм халыкара яршәлары чемпионнарын, призерларын әзерли.

“Авыл тренеры” төбәк программасы кысаларында тренерлар Евгений Андреев, Арсен Латыйпов бер тапкыр бирелә торган түләүләр алдылар.

Шулай ук “Яшьлек” комплексы  ГТО комплексы сынауларын тапшыру  үзәге булып тора. Ел дәвамында халык арасында ГТО нормативларын кабул итү буенча актив эш алып барыла. Тест үзәге белгечләренең бердәм эше нәтиҗәсе дә куанычлы - күрсәткечләр буенча Балтач районы республика буенча менә инде ничә еллар алдынгылар рәтендә. 2023 елның 2нче кварталы нәтиҗәләре буенча әлеге үзәк беренче урында.

—Әйе, республикада спортка игътибар зур. Республика Башлыгы Радий Хәбиров физик культура һәм спортның республика дәүләт сәясәтенең мөһим юнәлеше булуын Һәрчак ассызыклап тора. Бу үзгәрешләр аеруча соңгы елларда нык сизелә. Шулай булырга тиеш тә инде. Чөнки спорт белән шөгыльләнү ихтыяр көче булдыра, түземлек һәм чыдамлылык тәрбияли. Ә бу - хәзерге заманда иң кирәк сыйфатлар, дисәк тә була. Безнең оештырган төрле ярышларның, чараларның максатлары - нәтиҗәләргә ирешү генә түгел, ә беренче чиратта сәламәтлек, сәламәт яшәү рәвешен киң тарату, саулыкны ныгыту, - дип билгеләп үтте җиңел атлетика буенча спорт мастерына кандидат, “Яшьлек” физкультура-савыктыру комплексы директоры Фәрит Галимов.

Балтач районында спортка зур игътибар бирелә
Балтач районында спортка зур игътибар бирелә
Балтач районында спортка зур игътибар бирелә
Балтач районында спортка зур игътибар бирелә
Балтач районында спортка зур игътибар бирелә
Балтач районында спортка зур игътибар бирелә
Балтач районында спортка зур игътибар бирелә
Автор:
Читайте нас: