Барлык яңалыклар
Спорт
29 июль , 15:47

Балтачлылар ГТО яклы!

Соңгы елларда Башкортстанда спорт өлкәсенә зур игътибар бирелә. Төрле программалар һәм ярдәм чаралары да гамәлдә. Бу куанычлы күренеш Башкортстанның киңкүләм спортны үстерүгә юнәлтелгән традицияләрне хөрмәт итүен ачык чагылдыра.

Балтачлылар ГТО яклы!
Балтачлылар ГТО яклы!

Республика ГТО комплексын тапшыруны уңышлы гамәлгә ашыра. Ә бу, үз чиратында, яшьләрнең спорт белән кызыксынуын үстерә. Моннан тыш, аны гамәлгә ашыру патриотик тәрбияләүгә ярдәм итә, чөнки программаның максатларының берсе – Ватанны саклауга әзерләү. ГТО комплексы физик әзерлек буенча төрле нормативларны үз эченә ала, аларны уңышлы үтәп алтын, көмеш яки бронза билгеләрен алырга мөмкин.  

Соңгы елларда Башкортстанда спорт өлкәсенә зур игътибар бирелә. Төрле программалар һәм ярдәм чаралары да гамәлдә. Бу куанычлы күренеш Башкортстанның киңкүләм спортны үстерүгә юнәлтелгән традицияләрне хөрмәт итүен ачык чагылдыра. Шуларның берсе – “Хезмәткә һәм оборонага әзер” проектын тергезү.

—Мин һәрвакыт спорт һәм аның белән бәйле бөтен нәрсә — Башкортстан дәүләт сәясәтенең мөһим юнәлеше дип әйтә идем. Физик культура һәм спорт мәсьәләләре буенча югары дәрәҗәдә фикер алышабыз, башлангычларны хуплыйбыз, мәсьәләрне хәл итәбез,­—диде республика Башлыгы Радий Хәбиров үзенең бер чыгышында.

ГТО комплексын Русиядә гамәлгә ашыруның планы буенча 2023нче елда Башкортостан Республикасы 15нче урында. Чагыштырганда, 2022нче елда 19нчы урында булган. Димәк, елдан-ел үсеш юлында.  

ГТО порталында Башкортостаннан 832 меңнән артык кеше теркәлгән, нормативлар тапшыруда 492 меңнән артык кеше катнашкан, 315 меңнән артык билге алынган (алтын, көмеш, бронза).

Рейтинг нигезендә республиканың муниципаль районнары һәм шәһәр округлары арасында беренче урында – Балтач, икенче урында – Яңавыл, өченче урында Калтасы районнары.

Районда “Яшьлек” физкультура-савыктыру комплексы ГТО тест үзәге булып тора. Биредә 2020нче елда нормативларны тапшыру өчен яңа мәйданчык булдырылды. Ул егермедән артык спорт төре белән шөгыльләнү мөмкинлекләре белән җиһазландырылган мәйдан. Монда теләгән һәркем шөгыльләнә ала. Яңа мәйданчык “Спорт — тормыш нормасы” федераль проектын тормышка ашыру кысаларында сафка кертелде.

Барлык мөмкинлекләр дә булгач, нәтиҗәләр дә югары. Күрсәткечләр буенча Балтач районы республика буенча менә инде ничә еллар алдынгылар рәтендә.  ГТО Бөтенрусия физкультура-спорт комплексы нормативларын кабул итү 

порталында 6224 балтачлы теркәлгән. Уйлап карагыз, районда 15 меңләп кеше булса, шуларның яртысы дигәндәй ГТО яклы. Теркәлүчеләрнең 5716сы нормативларны уңышлы тапшырган.

—ГТО билгесе – физик сәламәтлек күрсәткече генә түгел, ул үзенең хуҗасы өчен башка мөмкинлекләр дә ача, шуларның берсе – югары уку йортына кергәндә өстәмә баллар. Әлеге чараларның төп максатлары булып үсеп килүче буында спортка мәхәббәт уяту, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, физик әзерлекне күтәрү һәм яхшы нәтиҗәләр күрсәтүчеләрне ачыклау, —дип билгели Тест үткәрү үзәге җитәкчесе, “Яшьлек” физкультура-савыктыру комплексы директоры Фәрит Галимов.

Совет чорында яшәүчеләр ГТО тапшыруларын җылы хатирәләр белән искә аладыр. Күпмедер вакыт ул онытылп та торды. Шулай да янә гамәлгә кертелде.  Сәламәтлекләре хакында кайгыртучылар, спорт сөючеләр өчен республика тарафыннан барысы да булдырыла, тормышка ашырыла.  Нәтиҗәдә спорт белән даими рәвештә шөгыльләнүчеләр саны да күзгә күренеп арта. Бу күренештә халыкның, Хөкүмәтнең һәм төбәк җитәкчесе Радий Хәбировның өлеше зур.

Балтачлылар ГТО яклы!
Балтачлылар ГТО яклы!
Балтачлылар ГТО яклы!
Балтачлылар ГТО яклы!
Балтачлылар ГТО яклы!
Автор:
Читайте нас: