

Районда яшәүче 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне “Хезмәткә һәм оборонага әзер” (ГТО) Бөтенрусия физкультура-спорт комплексы фестивалендә катнашырга чакыралар. Ул 5нче декабрьдә "Яшьлек" физкультура-савыктыру комплексында 10.00 сәгатьтә узачак.
ГТО Бөтенрусия физкультура-спорт комплексы хәрәкәтенә кушылырга теләүчеләргә нормативларны уңышлы тапшыру өчен "Хезмәткә һәм оборонага әзер” Бөтенрусия физкультура-спорт комплексы сайтында теркәлергә ( www.gto.ru), медицина рөхсәте алырга һәм тест үткәрү үзәгенә катнашу өчен гариза бирергә кирәк булачак.
Барлык нормативларны уңышлы үтәүчеләр лаеклы билгеләр алачак һәм физкультура-сәламәтләндерү хезмәтләре алуга сертификатлар ияләре булачак.
Фестивальдә катнашуыгызны раслау өчен Иске Балтач авылы, Җиденче ур., 1 адресы, яки 8(34753)2-20-32 телефон номеры буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.