

Районда ГТО нормативларын тапшыру актив бара. Бу юлы Иске Балтач 2нче урта мәктәбе укучылары үзләрен сынадылар. Спорт чарасында 45 укучы катнашты.
Алар гимнастика эскәмиясендә басып торган килеш алга бөгелү, урыннан ике аягын белән дә этәрелеп озынлыкка сикерү, теннис тубын ыргыту hәм башка күнегүләрдә җитезлекләрен күрсәттеләр.
Чарада катнашучылар яхшы физик әзерлек күрсәттеләр һәм ГТОның аерымлык билгеләренә сынауларны лаеклы үттеләр.