

Кичә Уфа шәһәрендә каратэ (киокусинкай) буенча Башкортстан Республикасы Беренчелеге һәм аның кысаларында Уфа шәһәренең киокусинкай федерациясе Беренчелеге узды.
Ярышларда илебезнең төрле төбәкләреннән 200дән артык спортчы катнашты.
Безнең районнан ярышларда тренер Евгений Андреев җитәкчелегендәге "Яшьлек" физкультура-савыктыру комплексы тәрбияләнүчеләре катнашты.
Ката буенча Артур Әхмәтшин, Алина Сафина, Рәнис Камилҗановлардан торган команда беренче урынны яулады. Шулай ук 8-9 яшьлек кызлар арасында Алина Сафина икенче урынга лаек булды.
Кумитэ буенча 32 килограммга кадәр авырлык категориясендә 8-9 яшьлек малайлар арасында Артур Әхмәтшин – беренче, 31 килограммга кадәр авырлык категориясендә 8-9 яшьлек малайлар арасында Рияз Вәлиев һәм 28 килограммга кадәр авырлык категориясендә 8-9 яшьлек малайлар арасында Рәнис Камилҗанов – икенче, 30 килограммга кадәр авырлык категориясендә 8-9 яшьлек кызлар арасында Алина Сафина өченче урынны яулады.
Вадим Гарипов үзен ярышлар судьясы ролендә сынады.
Тренер Евгений Артосовичны һәм яшь спортчыларны шундый нәтиҗәләр белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә җиңүләр телибез!