

Шушы көннәрдә “Яшьлек” физкультура-савыктыру комплексы тәрбияләнүчеләре каратэ (киокусинкай) буенча Бөре шәһәренең ачык беренчелегендә катнаштылар.
Үз категорияләрендә Алмаз Нуркаев, Рәнис Камилҗанов, Артур Әхмәтшин – 1нче, Рияз Вәлиев, Радим Гарипов, Эмиль Гыйльметдинов, Раиль Камилҗанов – 2нче, Назар Сираев һәм Имиль Муллахмәтов 3нче урынны яуладылар.
Вадим Гарипов үзен ярышлар судьясы ролендә сынап карады.
Тренер Евгений Артосовичны һәм яшь спортчыларны яңа үрләр белән котлыйбыз!