Спорт
4 ноябрь 2023, 15:28

Кемнәр җиңүчеләр?

Волейбол буенча кызу ярышлар узды.

Кемнәр җиңүчеләр?Кемнәр җиңүчеләр?
Кемнәр җиңүчеләр?

 “Яшьлек” физкультура-савыктыру компексында, Халыклар бердәмлеге көнендә, волейбол буенча иптәшләрчә турнир узды.

Ярышларда  районның оешма, учреждение һәм предприятиеләр командалары көч сынашты.

Ярыш булгач, җиңүчеләре дә, пьедесталга күтәрелергә бер генә адым җитмәгән командалар да була. Шул ук вакытта аларның барысын да спорт бәйләнешләре бәйли. Биредәге очрашу — ул, үз чиратында, волейбол бәйрәме булды.

Ярышлар нәтиҗәләре буенча, беренче урынны – Көмьязы, икенче урынны - Полиция, өченче урынны “Яшьлек” физкультура-савыктыру комплексы командасы яулады.

Һәр командага шул ук рухта дәвам итеп, моның белән генә чикләнмичә, киләчәктә тагын да ышанычлы адымнар белән яңа үрләр яулауларына бер дә шикләнмибез.

Кемнәр җиңүчеләр?
Кемнәр җиңүчеләр?
Кемнәр җиңүчеләр?
Кемнәр җиңүчеләр?
Автор:
Читайте нас