Спорт
30 октябрь 2023, 14:09

Булдырасыз, балтачлылар!

Уфа шәһәрендә армрестлинг буенча XXIII Чемпионат һәм Башкортстан Республикасы беренчелеге узды.

Булдырасыз, балтачлылар!Булдырасыз, балтачлылар!
Булдырасыз, балтачлылар!

28-30 октябрьдә, Уфа шәһәрендә, армрестлинг буенча XXIII Чемпионат һәм Башкортстан Республикасы беренчелеге узды.

Бу мөһим ярышларда Балтач районыннан балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре дә катнашты, югары нәтиҗәләргә иреште.

Үз осталыкларын күрсәтеп, Ильмар Ахатов, Аскар Сәрвәртдинов, Айгөл Хәбибуллина һәм Ләйсән Сәфетдиновалар – беренче, Регина Садрыева, Данил Садыйков, Камила Дәүләтшина, Диана Хәмәтова – икенче, шулай ук Диана Хәмәтова һәм Камила Дәүләтшина, Динар Хиҗәпов, Данил Гыйльмуллин өченче урынга лаек булдылар.

Өлкәннәр арасында Ильдар Сәхипов беренче урынны яулады. Тимур Әмирҗанов икенче урынга чыкты.

Афәрин, балтачлылар. Спортчыларны, тренерларын котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез.

 

Булдырасыз, балтачлылар!
Булдырасыз, балтачлылар!
Булдырасыз, балтачлылар!
Булдырасыз, балтачлылар!
Булдырасыз, балтачлылар!
Булдырасыз, балтачлылар!
Булдырасыз, балтачлылар!
Булдырасыз, балтачлылар!
Булдырасыз, балтачлылар!
Булдырасыз, балтачлылар!
Автор:
Читайте нас