

Шушы көннәрдә Аскын районының Иске Казанчы авылында Советлар Союзы Герое Нурулла Сафинның 100 еллыгына багышланган зур чара үтте.
Марат Шайбәков, Рифкать Габделҗанов, Нәфис Нигамәев, Чулпан Гафурҗанова һәм Айдар Галимовлар кебек танылган артистлар чыгышлары әлеге бәйрәм-тамашага ямь өстәде.
Әлеге күркәм чара кысаларында төрле спорт ярышлары да үтте. Шуларның берсе һәм иң мавыктыргычы — волейбол ярышлары булды. Мондый ярышлардан балтачлылар да читтә калмады. Район данын балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең тренерлары — Айрат Садыйков, Лилия Ахкәмова җитәкчелегендәге тәрбияләнүчеләр яклады.
Волейбол— команда спорты ул. Бу уенның нәтиҗәсе— команданың барлык әгъзаларының тырышлыгы. Спортчылар матур hәм нәтиҗәле уен күрсәттеләр. Гомуми дустанә атмосферага карамастан, мәйданчыкта сәламәт көндәшлек рухы хөкем сөрде—бер район командасы да бирешергә теләми, hәр уен үзенчә мавыктыргыч, үзенчәлекле hәм алдан фаразлап булмый торган булды. Шунысы белән волейбол күп уеннардан аерылып тора да инде...
Ерактагы сәхнәдән танылган җырчыларның моңнары яңгыраса, ярыш мәйданын уратып алган җанатарлар үз командалары өчен җан атып, көч-дәрт өстәп, җиңүгә рухландырып тордылар. Җырлы-моңлы бәйрәм белән үрелгән ярыш үзенчә бер искиткеч бәйгегә әверелде.
Командалар ярышка яхшы әзерлектә килгәннәр һәм командада эшли белүләрен, осталыкларын югары дәрәҗәдә күрсәттеләр. Көн дәвамына дигәндәй сузылган ярышлар нәтиҗәләре буенча Карина Садыйкова, Диана Ихсанова, Диана Гайфуллина, Эллария Хәсәнова, Алия Гайсина, Чулпан Нигамәтуллина, Альмира Рахимова, Элина Габдуллина һәм Алсу Хадыевалардан торган Балтач районы командасы лаеклы чыгыш ясап, өченче урынны яуладылар. Җиңүче һәм призёр командаларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
—Бәйге кызу һәм шул ук вакытта күңелле дә үтте. Монда Аскын, Борай, Тәтешле һәм Балтач районнарыннан 6—11нче сыйныф укучылары көч сынашты.Аерым әйтеп үткәндә, безнең кызлар биредәге турнирда иң кечеләре булды — 6-7нче сыйныфлар. Шулай булса да, алар сынатырга күнекмәгән. Уйнау осталыкларын югары дәрәҗәдә күрсәтеп, җиңү өчен көрәшкән кызлар моны янә бер кат исбат иттеләр. Без алар белән горурланабыз, — ди балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең тренеры Лилия Ахкәмова.
Ярыш булгач, җиңүчеләре дә, пьедесталга күтәрелергә бер генә адым җитмәгән командалар да була. Шул ук вакытта аларның барысын да спорт бәйләнешләре бәйли. Биредәге очрашу — ул, үз чиратында, волейбол бәйрәме булды.
Балтачлыларны чираттагы җиңүләре белән ихлас күңелдән тәбриклибез. Шул ук рухта дәвам итеп, моның белән генә чикләнмичә, киләчәктә тагын да ышанычлы адымнар белән яңа үрләр яулауларына бер дә шикләнмибез.