Спорт
15 июль 2023, 16:43

Республика эстафетасы – Балтачта

Бүген, Яңавыл районында, Русия Герое Игорь Нәсибуллин истәлегенә беренче җиңел атлетика буенча ярыш узды.

Республика эстафетасы – БалтачтаРеспублика эстафетасы – Балтачта
Республика эстафетасы – Балтачта

15нче июльдә, Яңавыл районында, Русия Герое Игорь Нәсибуллин истәлегенә беренче җиңел атлетика буенча ярыш узды. Республика дәрәҗәсендә үткән чарада Яңавыл, Краснокама, Тәтешле, Балтач районнары һәм Нефтекама, Камбарка, Сарапул, Чайковский, Уфа шәһәрләре вәкилләре катнашты.

Монда шулай ук Башкортстан Республикасы Спорт министрлыгы булдырылуга 100 ел тулуга багышланган „Спорт кадейдоскопы „Беренчеләр республикасы” проектының эстафетасы безнең районга тапшырылды. Димәк, әлеге эстафета кысаларындагы киләсе спорт вакыйгалары Балтач районында узачак.

12нче августта эстафета Калтасы районына тапшырылачак.

Республика эстафетасы – Балтачта
Республика эстафетасы – Балтачта
Республика эстафетасы – Балтачта
Автор:
Читайте нас